ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Яшүсмерләр яшендәге проблемалар һәрвакыт бар иде, шуңа күрә алар актуаль булып кала да. Еш кына без инде булган проблеманың нәтиҗәсенә игътибар итәбез, ә баланың озак вакыт эчендә ни белән яшәве безнең өчен сер булып кала. Бүген еш кына тирә-юньдәгеләрнең битарафлыгы белән очрашырга мөмкин. Ә кем без-өлкәннәрдән башка   үсеп килүче буынга ярдәм итә алачак! Балалар имин булмавын, балалар хокукларын бозуларны, аларга карата рәхимсез мөгамәләне ачыклау һәм профилактикалау мәсьәләләрен хәл итүдә ышаныч телефоннары мөһим роль уйный. Барлык балалар ышаныч телефоннарының бурычы-игътибарга һәм яклауга мохтаҗ балалар өчен эшләү. Мондый хезмәтләрнең эшчәнлеге ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, балаларга үз проблемалары турында фикер алышырга, аларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләрдә көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында шалтыратуга җавап бирергә әзер профессиональ психологлар эшли.
Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония»
 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балаларга һәм аларның ата-аналарына ышаныч телефоны ни өчен билгеләнгән һәм ничек эшли, авыр тормыш хәлләрендәге ышаныч телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивлаштыру максатыннан чаралар уздыралар. Шушы көннәрдә чираттагы шундый дәрес узды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ул ышаныч телефонының нәрсә икәнлеген аңлаттылар, моның өчен ул балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлекләр тараттылар.
Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыкларны кичерүче кешегә ярдәм алу, аңлаешлы һәм кабул ителгән булу, аның өчен катлаулы ситуацияне хәл итү һәм конкрет адымнар ясау мөмкинлеге бирә. Бу сезнең проблема өстендә
җиңүгә беренче дөрес эшләнгән адым!


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Районда берьюлы ике объект ачу тантаналары узды.

Яңа Чәчкаб авылында күп функцияле үзәк агымдагы елда республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага төзелде. Бинада 100 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе урнашкан. "Мондый  объектларны республика һәм район өчен юбилей елында ачу- алга таба үсеш өчен этәргеч бирә. Авылларда фелдшер-акушер пункты, мәктәп, эш һәм мәдәният йорты булса, авылларның киләчәге бар. Авылларның киләчәге бар икән, республиканың да киләчәге бар. Авыл яшәсә, мәдәният үсә. Мин сезне чын күңелдән әлеге вакыйга белән тәбрик итәм һәм киләчәктә дә шундый әһәмиятле вакыйгаларныж булуын телим», - дип билгеләп үтте үз чыгышында мәдәният министры.

Шулай ук бүген, реконструкциядән соң, Вольнистан авылында күп функцияле үзәк үз ишекләрен ачты. Бер урында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә, ФАП һәм почта урнашкан. Социаль яктан әһәмиятле объектларны бер урында урнаштыру төзелеш чыгымнарын оптимальләштерергә һәм әлеге объектларны барлык стандартлар буенча комплектларга мөмкинлек бирде.

Мәдәният министры Ирада Әюпова районда социаль-мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү буенча башкарылган эшләрне югары бәяләде. «Авылда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты булса, аның киләчәге бар. Мин ышанам ки, бу объект сезнең авылның мәдәни тормышы үзәге булачак», – диде Ирада Әюпова. Ул мәдәният йорты, китапханә биналарын, шулай ук мәктәп сыйныфларын һәм балалар бакчасы биналарын карады.

 

Бүген, 20 августта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 утырышы эшендә катнашты. Узган чара кысаларында ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең ведомство төзелүгә 10 ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләде, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен әйтте һәм республикада гамәлдә булган милли проектларны исәпкә алып, агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән бурычларны билгеләде.

Шулай итеп, Артем Костин үз докладында билгеләп үткәнчә, 10 ел эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 10 миллионга якын исәпкә алу-теркәү эшләре башкарылган. Шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты 30 көннән 12, 9, 5 һәм бер эш көненнән, предметка һәм мөрәҗәгать итү ысулына карап, 30 көнгә кадәр кыскартылды.

«Яшүсмер» клубы эшчәнлеге кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “ Наркотикларга юк дип әйтик!-  Сәламәтлеккә әйе!” исемле чара оештырды. Максаты-балаларда сәламәтлеккә дөрес караш формалаштыру, кеше организмына психоактив матдәләрнең тәэсире турында күзаллау, баш тарту күнекмәләрен формалаштыру.

Чара уен формасында барды. Башта балалар кешелекне яулап алырга теләгән алкоголь, никотин һәм наркотиклар турында әкият тыңладылар һәм сәламәтлекне  сакларга  кирәклек турында сөйләштеләр. Балалар алкоголь, никотин һәм наркотикларның баш мие күзәнәкләренә зыян китерүен, кеше хәтеренә, игътибарына, иҗат итү һәм уйлап табу мөмкинлеген киметүгә йогынтысы турында белделәр. Аннан туплы уен уйнап, әлеге начар күренешләргә “ Юк!” дип әйтергә өйрәнделәр. Очрашу ахырында балаларга наркоманияне профилактикалау буенча белешмәлекләр тараттылар.

 Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарлар өчен “ Бизнесегызга канатлар” конкурсына гаризалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Конкурс  “Тататрстан Сәүдә- сәнәгать палатасы” берлеге тарафыннан оештырыла, ул  Татарстанның бизнес-бергәлеген кызыксындыруга һәм аларга булышуга, бизнесны киңәйтү буенча моңа кадәр булган проектларны яисә яңа инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. “Бизнесыгызга канатлар” конкурсында Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә теркәлгән, үз эшчәнлекләрен Татарстан  Республикасы территориясәндә алып баручы, “Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге әгъзалары булган эшкуарлар катнаша ала. Әгәр эшкуар палата әгъзасы булмаса, ул берлеккә керергә һәм “ Бизнесыгызга канатлар” конкурсында катнашырга мөмкин. Конкурска теркәлү 2020 елның 10 октябренә кадәр озайтылды. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин: http://tpprt.ru/krylya-biz/.

«Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника җитештерә башлады, аларның параметрлары заказчылар ихтыяҗларына җавап бирә, алар арасында актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары хуҗалары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар.

Предприятие составына тәҗрибә җитештерүе һәм үз конструкторлык бюросы керә, бу техниканың гамәлдәге модельләрен даими камилләштерергә һәм яңа юнәлешләрне үстерергә мөмкинлек бирә.

 «Техно про» ҖК җитештерә торган продукциянең модульле конструкциясе бар, бу ремонтлауны, модернизацияләүне һәм хезмәт күрсәтүне, аннан файдалануны  җиңеләйтә. Барлык техникага да гарантия бирелә.

    Үсмерлектә барлыкка килә торган төп проблема - ата-аналар белән үзара мөнәсәбәт. Бала балалар бәйлелегеннән котыла, үз фикерен белдерүгә, индивидуальлекне эзләүгә омтыла.

     Шуңа бәйле рәвештә «Гармония»  үзәге психологы С.В. Шакирова видеодәресендә яшүсмерләр белән конфликтлы хәлләрдә ата-аналарга үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген сөйләде.                                                                        

Белгечләр әлеге киңәшләрне үтәгәндә, ата-аналарның яшүсмерләр белән актив хезмәттәшлек итү һәм тыгыз элемтәдә тору мөмкинлеге барлыкка килә, дип саный.

    Шул рәвешле, алар балалар белән сөйләшүләренең никадәр конструктиврак булуын сизә ала.

 

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм янгын вакытында һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләр санын киметү максатыннан шәһәр һәм район территориясендә күп балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар йортларында автоном янгын хәбәрчеләре кую буенча профилактик эш дәвам итә.

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында  эшче белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында 2020 елгы уракта яшь комбайнчылар эше турында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурсның финалын һәм нәтиҗәләрен ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан үткәрү күздә тотыла.

Яшь комбайнчыларның кырдагы эшен «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында автор буларак Дмитрий Второв алып бара торган  «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак: http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.

Бакча кишәрлеге башта сезонлы файдалану, ягъни торак булмаган йорт төзелгән, соңыннан яңадан җиһазландырылган, ел әйләнәсе яшәү мөмкин булган хәлләр даими очрый. Һәм күптән түгел генә  бакча йортын билгеләүне үзгәртү милекче өчен мәшәкатьле иде. Әмма узган елның гыйнварыннан гамәлдә булган бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон ярдәмендә бакча йортын торак йорт дип тану мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итәләр Татарстан Росреестрында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International