ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов бүген Түбән Наратбаш авыл җирлегенең Зур Карлаңгы авылында крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар.

Юллар Илнур Гайнетдинов хуҗалыгыннан башланды. Бүгенге көндә аның фермасында 29 сыер терлеге бар. Фермер шулай ук сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә, тиздән бу эш өчен яңа бина төзүне планлаштыра. Әлеге авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы тагын бер фермер Айрат Мусин дәүләт грантын отып үз эшен башлап җибәрде. Ул симертү өчен бозаулар сатып алган. Шулай ук 220 гектар пай җирен арендага рәсмиләштергән. Азыкны үзе әзерли, моның өчен аның тиешле техникасы  да бар.

Бүген, 20 мартта Иске Суыксу авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Галимҗан Сабирҗан улы Мөхәммәдышев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район җитәкчелеге исеменнән Галимҗан Сабирҗан улын бу вакыйга белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Иске Суыксу авыл җирлеге башлыгы Венера Йосыпова, " Гармония"  халыкка ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль белгече                               Миләүшә Кулеева котладылар. Юбилярның йорты бу көнне  аерым җылылык һәм иң  якын кешеләренең  игътибары һәм елмаю белән тулган иде.

  Юбилярга бүген  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, районнан бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

 Галимҗан Сабирҗан улы лаеклы ялга газ хезмәтеннән киткән,  ул газчы булып эшләгән. Хатыны Равия Гыйльфан кызы белән бергә алар өч  кыз һәм бер улы тәрбияләгәннәр.  Бүген алар улының гаиләсе белән бер зур тату гаилә булып яшиләр.

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.

Бөтендөнья бәхет көне әле күптән түгел генә, 2013 елдан бирле ел саен 20 мартта билгеләп үтелә. Аның максаты глобаль- кешеләрнең игътибарын тормыштан канәгать булуга юнәлтү һәм аларның бәхетле булу омтылышына ярдәм итү.

Сүз уңаенда, Халыкара бәхет көнен бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Чөнки 20 март язгы көн белән төн озынлыгы буенча төн тигезләшкәндә башлана. Шулай итеп, бәйрәмне гамәлгә куючылар планетаның барлык кешеләре дә бәхеткә тигез хокукка ия, дип ассызыкладыла. Бәхеткә омтылу — планетада һәр кешенең аерылгысыз теләге, дигән идеяне саклау өчен, бәхет көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелды.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Чиләбе кошчылык фабрикасы» ҖАҖдә кош гриппы вирусын ачыклау турында хәбәр итә. Диагноз Владимирдагы Бөтенроссия терлекчелек фәнни-тикшеренү институты раслаган, анда пробалар яңадан җибәрелгән. Шул уңайдан Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова буалыларны берничә профилактик чара үтәргә чакыра. 

Кайбыч авылында күптән түгел гадәти булмаган концерт узды.

Анда әлеге һәм күрше авыллардан бары парлы җырчылар гына чыгыш ясады.

– Узган ел ахырында Апаста шул исемдәге фестивальдә катнашып, район данын  як-лап, дипломнар алып кайткан идек. Аннан соң аерым концерт бе-лән дә чакырдылар әле. Шул вакытта мондый проектны үзебездә оештыру теләге  туды да, – диләр мәдәният йорты директоры һәм сәнгать җитәкчесе Си-ринә һәм Илгиз Усмановлар. Сәхнә бизә-лешен уйлап, программасын төзеп, концертны язның беренче бәйрәменә әзерлиләр. Бик-Үти авылыннан мәдәният йорты директоры Миһербан Сафиуллина белән дә киңәшләшәләр. Сәхнә бизәлешендә ире Әмир ярдәмгә килә. Сафиуллиннар концертта да чыгыш ясадылар. Анда шулай ук Югары Лашчы мәдәният йорты директоры Айдар Бикмиев хатыны Венера белән катнаштылар. Тагын Аксу авылыннан әниле-кызлы Гөлия һәм Резеда Хәсәновалар, Буадан Фирзинә һәм Рәшит  Мифтаховлар кунак булып килделәр. Бер сулышта узган ике сәгать-лек тамашада  иң күп чыгыш ясаучылар, җырчы-баянчы Усмановлар булды. Ул көнне шулай ук Сиринә белән Илгизнең улы Илназ һәм кызы Ләйсән, гаилә башлыгының бертуганы Ильяс төрле дуэтта иң матур җырларын бүләк иттеләр.  Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Буа ветеринария лабораториясендә район хуҗалыклары һәм ветеринария берләшмәсе ветеринария белгечләре өчен уку оештырылды.

Гамәли дәресне Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре үткәрде.  Буалы ветеринарлар фән кандидаты Евгений Кирилловтан һәм республика ветеринария лабораториясе начальнигы урынбасары Рөстәм Хашимовтан мөгезле эре терлекләр үләксәләрен ярып, лаборатория тикшерүенә кадәр беренчел диагнозны кую буенча күрсәтмә тәҗрибә алдылар.

Буада 2005 елдан башлап “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты нигезендә барлыгы сигез күпкатлы йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Әлеге проектка караган биш төрле программа буенча барлыгы  372 гаилә квартиралы булды.

Алар арасында Мөстәкыймовлар белән Хәлиевлар  гаиләләре. Шәһәрнең Совет урамында төзелүче йортларның катлары “үсүен” Хәлиевлар түземсезлек белән күзәткән. Шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Гөлнара Хәлиева социаль ипотека программасы буенча торакка чиратка баса. Чит кешегә квартира өчен түләп торганчы, үзебезгә түләрбез, дип фикер йөртә яшь гаилә. Ике бүлмәлене алырга уйлыйлар. Әмма өчлене алалар. 72 квадрат метрлы мәйдан футбол кыры кадәр булып тоела баштан яшьләргә. Түләү графигының соңгы графасында 2 миллион 300 мең сум (квартираның гомуми бәясе) дигән сан башта азрак куркыта.  Әмма яши-яши барысы да җайлана. Гаиләдә беренче булып Раяз туа, аннары Рәзил. Социаль ипотека программасы нигезендә  һәр “егеткә” ипотека суммасыннан 200 мең сум акча  чигерелә бара. Икенче балага бирелгән 400 мең сум “Ана капиталы”н да торакка түләүгә файдаланырга булалар. Түләү саллы гына суммага кими.

- Тагын өч елдан түләп бетерербез, дип өметләнәбез. Аннан инде йорт турында уйлый башласак та була,- дип сөйли Гөлнара Хәлиева.

Гөлнара Мөстәкыймова Совет урамында төзелгән күрше йорттан тораклы була. Ул да укытучы. Шулай ук гаилә беренче балалары тугач та фатирда түләп яши. Уллары Эмиль тугач, ипотеканың 200 мең сумы чигерелә, аннан  “Ана капиталы” буенча  400 мең сум акча күчә.

- Унөч ел буена түли килеп, графикта түләү суммасы соңгы елларда 15 мең сумга кадәр үсә иде. Дәүләт ярдәм иткәч, сумма кимеде. Хәзер күпкә җиңелрәк, - ди ул.

Республика Дәүләт торак фондының Буадагы вәкиллеге баш белгече Дилә Әлламова белдерүенчә, бүгенге көндә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча программалар нигезендә районда унлап гаилә торакка чират көтә. Киләчәктә шәһәрнең Төзүчеләр тыкрыгында 60 квартиралы йорт төзү планда каралган.

“Ачык ишекләр” көне Бөтенроссия акциясе үтә барлык салым органнарында. Салым түләүгә кагылышлы сораулары  белән буалылар 23-24 мартта һәм 24-25 апрельдә районара салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар. Акция  турында тәфсиллерәк nalog.ru сайтында яки 8(800) 222-22-22 телефоны буенча танышырга була.

2020 елның 19-31 мартында, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Бала-төп пассажир!» чараларын уздыра. Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк. Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International