Буа муниципаль районының Зур Фролово авылында "Хәйрия склады" ачылды. ⠀ Складка кием-салым, аяк киеме, мебель һәм көнкүреш техникасы, балалар инвентаре, озак вакытка исәпләнгән туклану продуктлары һәм башка бик күп нәрсәләр керә. Кием-салым һәм аяк киеме чиста булырга тиеш, ә көнкүреш предметлары - алга таба файдалану өчен яраклы. Барлык мөлкәт социаль якланмаган гражданнар категорияләре (аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр), шулай ук авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләр (милекне тулысынча югалткан янгын һ.б.) арасында түләүсез тарала. Сезгә кирәкмәгән, әмма башка кешеләргә бик кирәкле әйберләр, ТР, Буа муниципаль районы, Зур Фролово авылы, Энгельс урамы, 1 йорт адресы буенча кабул ителә.
Телефон: 8 9503 17 60 13
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:
1. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме шәҗәрә традицияләрен саклап калуга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Конкурс 3 этапта уза:
- муниципальный этап - 19.02.2020 - 30.03.2020 ел;
- зона этабы - 06.04.2020 - 11.04.2020 ел;
- республика этабы- 15.04.2020 - 15.05.2020 ел.
Конкурста теләгән барлык гаиләләр катнаша ала.
"Авангард" агрофирмасының техник паркы ел саен яңартыла. Генераль директор Николай Курчаткин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 112,8 миллион сумлык трактор, комбайн, тагылма инвентарь китерелгән. Шушы көннәрдә 12,8 миллион сумлык техника кайтарылачак. Яңа 4 комбайн, төрле куәттәге 7 трактор, 1 төягечнең ачкычлары тантаналы шартларда тапшырылды. Техниканы агрофирманың "Коммуна", "Цивильский бекон" филиаллары алды. Тантанада "АК Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, район җитәкчесе Ранис Камартдинов, техника җитештерүче компанияләр вәкилләре катнашты. Алар "Авангард" хезмәтчәннәренә уңышлар теләделәр. Ә уңышлар бик кирәк- алда чәчү кампаниясе.
2020 елның апреленә Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатьтән башлана.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Югары Ослан районында булды. Аны район башлыгы Марат Зиатдинов озатып йөрде.
Сәфәр барышында Марат Җәббаров Ямбулат авылындагы «Заря» агрофирмасы эше белән танышты, ул терлекчелек, үсемлекчелек һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Биредә 150 гектар мәйданда күпьеллык үсентеләр үстерелә, 1000 тоннага исәпләнгән җиләк-җимеш саклагычы төзелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 11 га мәйданда алмагач бакчасын интенсив технология буенча утырту планлаштырыла. Хәзер мелиорация программалары буенча гидро-техник корылмалар төзелә. Тулы уңыш 4-5 елдан башланачак дип көтелә.
Хөрмәтле буалылар, гражданнарның иминлеген саклау һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, барлык кирәкле чаралар күрелде. Район җитәкчелеге көн саен хәлне күзәтеп тора. Безнең районда коронавирус йоктыру очраклары юк, вируска шикләнгән кешеләр юк. Вәзгыять тотрыклы һәм гражданнар тормышының барлык өлкәләрендә контроль астында.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота.
Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкын 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына кайту турында хәбәр итүне һәм ике атналык карантин үтүне сорыйлар.
Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә «Җир Сәгате» халыкара акциясен үткәрә.
«Җир Сәгате» акциясе Россиядә инде 12 нче тапкыр үткәрелә. Бу елда акциянең төп темасы - экологик активлашу. Кампания барышында һәр катнашучы экоактивизмның кайсы өлкәсе аңа барыннан да күбрәк туры килүен, шулай ук экологик хәрәкәтнең бер өлеше булуын белә һәм табигатьне һәм планетабызны саклауга үз өлешен кертә ала
Ел саен Буада уза торган Халыкара театр фестивале датасын май аеннан сентябрьгә күчерәчәкләр.
«Россия тимер юллары» ААҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе- гражданнарның, шул исәптән балаларның тимер юл инфраструктурасында булу шартларының иминлеген тәэмин итү. Компания ел саен әлеге максатларга шактый акча бүлеп бирә.
Профилактика эшләренә карамастан, 2020 ел башыннан поездлар хәрәкәт составының йогынтысыннан 20 граждан зыян күргән, шуларның 18е үлем белән тәмамланган, шул исәптән 1 бала.
Перегон чикләрендә – 10 кеше, станция чикләрендә - 9 кеше, пассажирлар платформалары чикләрендә 1 кеше җәрәхәтләнгән. Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында балалар травмаларын кисәтү, шулай ук язгы каникуллар чорында профилактик эшне оештыру максатыннан, белем бирү учреждениеләрендә 10 марттан 20 мартка кадәр «Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында балалар травмаларын кисәтү буенча» дигән ункөнлек оештырылды