Иртә яз килүгә бәйле рәвештә, буалылар предприятие, оешма территорияләрен, шулай ук кыштан соң, беркетелгән урамнарны тәртипкә китерүгә керештеләр. Буа районының күп кенә оешмалары хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Чүп-чар, узган елгы яфракларны җыештыруга, очкан кәгазь-пакетларны җыеп, беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштыруга зур энтузиазм белән тотындылар. Өмә безнең шәһәрне чистартып кына калмый, кешеләрне дә берләштерә торган чара да. Аеруча активларны да билгеләп үтик. Бу «Район мәдәният йорты» МБУсе, Ял үзәге, Үзәк китапханә, Буа туган якны өйрәнү музее, Ветеринария берләшмәсе һәм Ветеринария лабораториясе коллективлары. Алар беренчеләрдән булып шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Мондый актив позиция үрнәк булыр һәм башкалар тарафыннан хупланыр дип ышанабыз.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан, 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.
Шулай итеп, гражданнарны шәхси кабул итү, шулай ук атна саен Казанда Авангардная урамы, 74 (7 подъезд) адресы буенча үткәрелә торган гражданнарга консультация бирү вакытлыча туктатылды – аерым күрсәтмә чыкканчы. Әлеге чаралар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең территориаль бүлекләрендә дә гамәлдә.
20 марттан 13 апрельгә кадәр алдан планлаштырылган БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары үткәрү вакыты күчерелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Хөрмәтле буалылар! Сезне РФ Оборона министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына гамәлгә ашырыла торган «Хәтер юлы» Бөтенроссия проектына кушылырга чакырабыз.
Без анда һәр гаиләне, һәр кешене катнашырга чакырабыз! «Хәтер юлы» - ул Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кеше турында мәгълүматларның бердәм базасы. Хәтер юлы-«Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә сугышта катнашучыларның исемнәре һәм портретлары язылган мемориал. Бу бурычны үтәү өчен сугышта катнашучылар турындагы фотоматериалларны эзләү һәм чагыштыру, аларны зур мемориалга урнаштыру буенча зур эш башкарасы бар.
Һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган авыруларны кисәтү максатыннан Кыят авыл җирлегендә ФАП хезмәткәрләре мәктәптә марля бәйләвечләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Битлекләр кытлыгы уңаеннан паникага бирелү урынына, аны кулданда ясап була икән.
«Сугышның йөзе хатын-кыз түгел» проекты Бөек Ватан сугышы кагылган һәр хатын-кызның тарихын саклап калырга тиеш.
Проектның максаты – сугышта катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.
Әлеге проект кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Буа бүлекчәсе белән берлектә тыл хезмәтчәне Габитова Сания Вәлимөхәмәт кызы белән очрашу оештырдылар. Комплекслы үзәк белгечләре ветеранны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, волонтерлар чәчәкләр тапшырдылар, шигырьләр укыдылар, бүгенге буын яшүсмерләре тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә, бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Бу вакытка кадәр, «дача амнистиясе» н озайту аркасында, татарстанлылар төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмичә, мондый күчемсез милеккә хокукны теркәү мөмкинлегенә ия.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 гыйнварындагы 66 номерлы карары белән (2019-nCoV) инфекциясе тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә кертелде.
Гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиеник нормативларны бозуда, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәүдә чагылган халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу, шул исәптән җинаять җаваплылыгына китерә( Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 236 ст.)
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган затларга мөлкәт салымнары буенча салым ташламалары бирелә:
- физик затлар милкенә салым исәпләгәндә-торак йорттагы фатирдагы кадастр бәясенең һәр балигъ булмаган балага исәпләгәндә 5/7 кв. м. га кимүе – ,
- җир салымы буенча - бер җир кишәрлеге буенча кадастр бәясенең 600кв.м. га кимүе.
Кибетне ачу тантанасында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев, Татарстан Республикасы ГИСУ Көнбатыш территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Гыйбадуллин, Буа районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Ленар Камалов, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин һәм авыл халкы катнашты.
Республиканың авыл торак пунктларында модульле кибетләрне урнаштыру Татарстанда гамәлдә булган программа буенча гамәлгә ашырыла. Татпотребсоюз вәкиле сүзләренә караганда, Россия төбәкләре арасында программа Татарстанда гына гамәлдә. "Кибет сатып алучылар булганда гына эшли ала, йөрегез, район кулланучылар җәмгыяте кирәкле товарлар белән тәэмин итәчәк", - диде Ранис Рафис улы. Ул ассызыклаганча, мондый кибетләр авыл халкын беренче чиратта көнкүреш товарлары белән тәэмин итү өчен төзелә.