Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Хөрмәтле буалылар, район кунаклары! ⠀Сезне бүген, 23 декабрьдә, чакырабыз: ⠀
14.00 "Арктика" боз сарае территориясендә ачык һавада шугалак ачылуга;
16: 00 Буа шәһәренең Үзәк һәм Яшьләр паркында Чыршы ачу тантанасына.
Көтәбез сезне!
Буа үзәк район хастаханәсе 2019 елның 24 декабрендә Буа район үзәк хастаханәсендә кан бирү пунктына чакыра.
Шартлар түбәндәгеләр:
- кан бирергә теләүчеләргә үзләре белән паспортларын алырга
- сезнең яшегез 18 дән узган булырга тиеш
- гәүдә авырлыгы кимендә 60 кг.
- сездә яхшы хис һәм уңай кәеф булырга тиеш.
Адрес: Буа ш., Ефремов ур., 137, 9.30 дан 14.00 гә кадәр.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә, узган биш олимпиадада да Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары актив катнаша. 2013, 2016, 2017 , 2019 елларда Буа шәһәренең 2 нче лицеенда укучы биш укучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды.
Агымдагы елда олимпиадада катнашу өчен Буа районының 15тән артык гомуми белем бирү мәктәбеннән 218 гариза килгән. Икенче этапка 22 укучы узды, эссе язганнан соң Буа шәһәренең 2 нче лицее укучысы иң яхшылардан булып калды.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.
Иң яхшы беренчел ветераннар оешмасы республика конкурсының II этабына (2019 ел өчен) йомгак ясау буенча Республика конкурс комиссиясе узды.
Конкурс йомгаклары буенча башлангыч ветераннар оешмалары арасында 1 нче урынны Буа муниципаль районының Боерган авыл җирлеге яулады. Мактау грамотасы һәм 30 мең сумлык сертификат авыл җирлеге рәисе Малышева Нина Андреевнага тапшырылды.
2 нче урынны Горький тимер юлының Казан төбәге Юдино дистанциясенең Буа участогы ветераннар оешмасы (рәисе Гаязова Фәния Вазыйх кызы) алды. Мактау грамотасын һәм 25 мең сумлык сертификатны Нигъмәтуллин Илгиз Фәйзер улы алды.
Котлыйбыз!
20 декабрьдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең уртак утырышы булды.
Бүген, 20 декабрьдә Буа драма театрында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел тамашасы узды.
Яңа ел алдыннан балаларга шатлык бүләк итү аеруча мөһим. Бүгенге чарада да 100гә якын бала катнашты. Балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш бабай кулыннан татлы бүләкләр алдылар. Театр артистлары әзерләгән «Иван Царевич һәм соры бүре» дигән яңа ел интерактив тамашасы яшь буалыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Шушы ук бәйрәм бүген Буа муниципаль районында яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 150 бала өчен дә узды.
Бүген Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Яңа ел чыршысы узды.
Залда утыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Лилия Назыйм кызы барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде, район мәгариф учреждениесе укучысы Балобина Полина һәм Ибатуллина Раилгә, Буа муниципаль районының актив гражданлык позициясе, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары»дип исемләнгән VII Республика иҗат конкурсында лаеклы чыгыш ясаганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Алга таба чара театр артистлары әзерләгән «Иван Царевич һәм соры бүре» интерактив тамашасы белән дәвам итте.
Бүген Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары «Буа» сәүдә үзәгендә «үз бурычларың турында бел» Бөтенроссия акциясе оештырдылар.
Алар бу акциянең максаты турында, булган бурычларны ничек түләргә мөмкин икәнлеге турында белешмәлекләр тараттылар. Бурычлылар бурычларын https://r16.fssprus.ru Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында түли алалар. Бу сайтның мобиль кушымта сервисы да бар.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда 5 меңнән артык бурычлы кеше исәпләнә