ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

   Бүген, 20 декабрьдә, районның Буа энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Энергетиклар көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышланган бәйрәм программасында Буа муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.

- Сез район территориясендә ышанычлы һәм өзлексез энергия белән тәэмин итүгә юнәлтелгән көндәлек хезмәтегез белән икътисадның төп, стратегик мөһим тармакларының  берсе булып санала торган энергетика комплексын үстерүгә  зур өлеш кертәсез, - дип ассызыклады ул һәм район энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, "Буа электр челтәрләре"нең иң алдынгы хезмәткәрләренә  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

   Билгеләп үтик, БАЭС хезмәткәрләре ел саен һөнәри осталык буенча республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар, бу оешмада җаваплы, максатчан кешеләр эшләвенә, эшне белеп башкаруларның  ачык дәлиле.

«Әйдәгез, ярдәм итик! »  хәйрия акциясе Буа үзәк район хастаханәсе җирлегендә кабат узды. 14 декабрьдә 122 буалы республиканың әйдәп баручы белгечләреннән бушлай консультатив ярдәм алды. Бу көнне халыкны кабул итүне  кан тамырлары хирургы Айгиз Фейсханов,  онкология-химиотерапевты Рөстәм Сафин,  онколог-гинекологы Диләрә Кәлимуллина,   невролог Марат Хәйруллин, Т онколог-хирург  Марат Әһлуллин уздырдылар. Акция нәтиҗәләре буенча безнең районның 13 гражданы алдагы тикшерү өчен  башкала хастаханәләренә юлладылар.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алу битләренең бланклары рәвешләрен раслады. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнар 30 сорауга җавап бирәчәк, Россиядә вакытлыча булган чит ил гражданнары – 7 сорауга.

   Районның статистика бүлеге баш белгеч - эксперты Марс Дәүләтшин сүзләренә караганда, халык санын алу барышында бланкларның өч төре файдаланылачак.   Л - формасы бланкы Россия территориясендә даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән. Анда 23 сорау, алар арасында җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем, никахтагы халәт, балалар саны, яшәү чыганаклары, эш белән тәэмин итү һ. б. бар.

Буа каратэчылары Рязань шәһәрендә узган каратэ буенча дөнья  чемпионатында катнашып, 12 медаль яуладылар. Өчесе алтын, бишесе – көмеш, дүртесе бронза.

Бәйгегә 15 илдән спортчылар җыелган. Алар арасында Буаның “Батыр” спорт мәктәбеннән каратэ буенча тренер-укытучы Ринат Хәсәнов шәкертләре дә.  Көндәшләр исә һиндстанлылар, казахлар, кыргызлар, әзербайҗаннар, сербиялеләр һәм башкалар.

Ике атна дәвамында шәһәрнең Р. З. Сәгъ-диев исемендәге мәк-тәбендә гадәти булмаган дәресләр узды. Биредә  “Минем бизнес” кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында “Эшмәкәрлек фабрикасы” фонды белгечләре  8-11 сыйныф укучыларын эшмәкәрлек нигез-ләренә өйрәттеләр.

Алар укытучылары бе-лән булачак бизнеслары-ның проектларын булдырдылар һәм аларны якладылар. Кызыксынулары буенча 13 командага бүленгән 150дән күбрәк укучы фотостудия, имтиханнарга әзерләнү курслары ачарга, сайтлар ясарга, икенчел чималдан эшләнгән бренд киемнәр, чигүле рәсемнәр белән футболкалар, төрле бүләк җыелмалары тәкъдим итәргә, конфеттан букетлар әзерләргә, гироскутерларны арендага бирергә, хәтта нейродатчиклар ярдәмендә талантны ачарга әзерләр.  Презентацияләү вакытында мәртәбәле жюри каршында проектлары-ның кызыклы, кирәкле һәм яшәргә сәләтле булуын исбатладылар. Өч минут эчендә алар үзлә-ре, проектлары белән таныштырдылар, нинди проблемаларны хәл итә-чәкләрен, нинди ауди-ториягә исәп тотуларын, күпме керем һәм чиста табыш алачакларын атадылар. Моннан тыш жюри әгъзаларының җитди һәм “мәкерле” сорауларына җаваплар да бирделәр. Киңәшләр дә җиткерелде.

Бүгеннән районда ай азагына кадәр дәвам итәчәк “Чыршы” оператив-профилактика операциясе башланды.

Аның барышында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү максатында урманчылык белгечләренең һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең мобиль патруль төркемнәре рейдлар оештырачак. Буа урманчылыгы инженеры Михаил Егоров хәбәр итүенчә, бер нарат яки чыршы агачын законсыз кискән өчен урман хуҗалыгына салынган 4619 сумлык зыян каплатыла, шул ук вакытта административ хокук бозу турындагы беркетмә буенча гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән  300 мең сумга кадәр штраф салына.

“Буа урман хуҗалыгы” һәр теләгән кешене Яңа ел чыршылары белән тәэмин итә. Аларны сату “Тургай” һәм “Айдар” сәүдә үзәкләре янында оештырылган.

2019 елның 1 гыйнварыннан  2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы  «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» Федераль закон үз көченә керде.

Һөнәри керемгә салым -  яңа махсус салым режимы, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә кулланыла. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.

Әлеге закон нигезендә 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларның, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең, түбәндәге нигезләмәләрне үтәү шарты белән, «һөнәри керемгә салым» (алга таба – НПД) яңа махсус салым режимын ирекле рәвештә кулланырга хокуклы булуы ачыкланды:


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Мозаика" бию коллективы (җитәкчесе Т.С. Убаськина) "Вдохновение" IX Халыкара читтән торып сайлап алу турында катнашты, анда II дәрәҗә лауреат булдылар һәм 30 март - 2 апрельдә Мәскәүдә узачак GRAND FESTIVAL финалына чакыру алдылар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, читтән торып катнашу этабына барлыгы 2066 гариза бирелгән иде. Конкурста 11 илдән: Россия, Украина, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, ДНР, ЛНР, Үзбәкстан, Словакия һәм АКШтан коллективлар катнашты.

Безнең катнашучыларны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

    "Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә агымдагы елның сентябрь аеннан башлап, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны шәһәрнең медицина оешмаларына медицина күзәтүе үтү өчен алып киләләр.

    Бүгенге көндә медицина оешмаларына 1197 кеше китерелгән. Район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә 2020 елның беренче кварталына авыл җирендә яшәүче 456 өлкән кешене медицина учреждениеләренә илтүнең план-графигы төзелде.

Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.

Узган елда спортта зур уңышларга ирешкән спортчыларны  котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.

Тантаналы чарада Буа муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Аны район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкләде.

"ГТО алдынгысы" номинациясендә Буа муниципаль районы 2 нче урынны алды. Төп номинацияләр — Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы — сноубордчы Милена Быковага һәм «Ак Барс» хоккейчысы Данис Зариповка бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International