Киләсендә дә кайтырга насыйп булсын, дип таралышкан иде карлылар үткән ел авылга нигез салынуга 350 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанадан. Теләкләре чынга ашты – шимбә көнне халык төркем-төркем булып мәдәният йорты каршына килде.
Бәйрәмне авыл аксакалы Солтан Усманов Коръән уку белән ачты. Ул авылдашларга, еракларга китүчеләргә туган нигезләрен онытмауларын, еллар узгач та анда кайтып, тәрәзәләрендә утлар кабызуларын теләде. Җирлек башлыгы Данис Абдрахманов карлыларның бәйрәм-не оештыруда бердәм булуларын ассызыклады. Нинди генә чара оештырсалар да, спонсорлар ярдәмнәренә таянуларын әйтеп, акчалата ярдәм күрсәтү-челәргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Узган җомгада “Сәламәтлек марафоны” бөтенроссия акциясе кысаларындагы чаралары буалылар өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде. Үзәк стадионга ефәк юлы узган “КамАЗ-Мастер” экипажы килде, Казан “Уникс-2” баскетбол командасы уенчылары буалылар белән очрашты.
Бәйрәм кысаларында Буага Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров та килгән иде. Ул Буаның соңгы елларда күзгә күренеп үсүен, аның һәр почмагында диярлек спорт объектлары, мәйданчыклар калкып чыгуын уңай яктан бәяләде.
Бүген Буада капиталь ремонттан соң «Батыр» спорт мәктәбе ачылды. Район халкын, спорт мәктәбе хезмәт коллективын һәм спорт сөючеләрне яңартылган объект ачылу белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл тематикасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган “Минем җирем - Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү тәмамлануга ике атнадан да азрак калды, дип искәртә. Ике ай эчендә конкурска илебезнең 71 төбәгеннән 500дән артык проект алынган, шул исәптән Татарстаннан - 20.
Шулар арасында Казаннан, Татарстанның Азнакай, Буа, Зеленодольск, Кама Тамагы, Тукай, Түбән Кама, Саба районнарыннан журналистларның телевидениедә, радиода, басма массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта чыккан Россия авылының уңай үрнәген тасвирлауга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, шулай ук кечкенә авыл пунктларын үстерүнең проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлары бар.
Туган республикабыз турында белеме өчен һәркем приз ота ала! Татарстан отурында теләсә нинди сорауга җавап бирә аласызмы? Ә бәлки, киресенчә, яраткан республикабыз турында белемнәрегезне киңәйтергә телисезме? #Минем Татарстан мавыктыргыч квестына кушылыгыз, әйбәт призлар алыгыз һәм туган як турында яңа кызыклы фактлар белегез!!!
Шушы көннәрдә Буа шәһәренең В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионында 2004-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Бер әйләнә турнирда җиде команда иң көчлеләрне билгеләде.
Хөрмәтле Буа шәһәре һәм Буа районы халкы! 28 августта 14.00 сәгатьтә Туган якны өйрәнү музеенда Рамилә Әхмәтованың "Акварель поэзиясе" дип аталган күргәзмә залы һәм шәхси күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле. Барлык теләүчеләрне чакырабыз!
Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары, сезне бүген, 22 августта "Буа Талия" III театр лабораториясенең эскиз спектакльләренә чакырабыз!
Хөрмәтле буалылар! Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 1 октябрь көнне Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлекчәләре белән берлектә алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт адресы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон (84377) 3 56 41.
Татарстанда кадастр бәясен бәйсез бәяләүчеләр тарафыннан билгеләнгән бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан дәүләт кадастр бәяүләүгә күчү дәвам итә. Бу закон нигезендә кадастр бәясе РФ субъекты каршындагы махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ булдырылды.