Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Бүген Тәтеш районыннан Буа муниципаль районына "Мобиль поликлиника" күченде. Күчмә мобиль медицина комплексы Иске Суыксу авылында урнашты һәм эшли башлады. Авыл кешеләрен Казан шәһәренең "7нче Шәһәр хастаханәсе" ДАССОның табиб-белгечләре-кардиолог, невролог, офтальмолог, гинеколог һәм йөрәк-кан тамырлары хирургы кабул итәләр, анализлар алу өчен лаборатория шунда ук эшли.
Ел саен 22 августта Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы «Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында»гы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Буа шәһәренең «Батыр» спорт мәктәбе директоры итеп Габайдуллин Альберт Завидович билгеләнде. Коллективка яңа директорны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова тәкъдим итте. Вәлиуллина Альбина Петровна - элек директор вазыйфасын башкарган, «Батыр»спорт мәктәбе тренеры вазыйфасына күчерелгән. Уңышлар телибез!
Искәртеп узабыз, конкурс башлану турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан иткән иде.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында уздырыла.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре зур оешканлык белән дәвам итә. Көненә уртача 2 мең гектар тирәсе мәйданда эш башкарыла.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 20915 гектарда, ягъни барлык мәйданның 40,5 процентында җыеп алынган.
Районның барлык авыл җирлекләрендә агымдагы елның үзара салым акчасы үзләштерелә. Күбесендә эш төгәлләнгән. Шул рәвешле, халык үзе җыйган, дәүләт тә дүрт тапкыр арттырып өстәгән акчага авылның үзәккә үткән проблемаларын чишә. Шундыйларның берсе – юлсызлык. Янтуган авыл җирлегендә яшәүчеләр быел да акчаны шуңа җыйганнар.
Буага Италия, Мәскәү, Воронеж, Калмыкия режиссерлары килде. “Буа Талиясе” өченче театраль лаборатория тагын бер көннән берничә мәйданчыкта спектакльдән этюдлар куячак. Бу юлы буалы артистлар белән дүрт режиссер – италияле Алессандра Джунтини, Калмыкия республикасы режиссеры Баар Колаев, “Алтын Битлек” лауреатлары – Мәскәүдән режиссер һәм ГИТИС укытучысы Александр Огарев, Воронеж шәһәреннән театр һәм кино артисты Камил Тукаев эшли.
Шәһәрдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр ишегаллары нинди булуын үзләре хәл итә. Бу уңайдан “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Гагарин урамының 1, 1 “А”, Р. Люксембург урамындагы 143, 145 номерлы йортлар хуҗалары белән чираттагы очрашулар үтте.
Татарстанда 2019 елның 20 августына ЕГРНга кертелгән торак пунктларның чикләре турында мәгълүматлар саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.
Чагыштыру өчен: узган ел шул ук чорда 28 торак пункт чиге кертелгән. Иң күбе Аксубай һәм Буа районнары торак пунктларының чикләре кертелде. Шулай ук бу юнәлештә Апас, Балтач, Алабуга һәм Сарман районнары чикләрен кертү буенча да актив эш алып барылды.
Шул ук вакытта, Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча киңлек мәгълүматлары инфраструктурасы бүлеге башлыгы Дмитрий Малинин билгеләп үткәнчә, 2564 торак пункт чикләре элеккечә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән.