Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Медиалидер-2018" халыкара корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының 2009 елдан ведомство тарафыннан чыгарыла торган "клиентлар өчен иң яхшы журнал" номинациясендә III урынны алып, җиңүчеләр арасына керде.
3 декабрь көнне Буа шәһәре Мәдәни үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Смолфут” дип аталган 3 D мультфильмы күрсәтелде.
Мультфилм караганнан соң балалар өчен “Мөмкинлекләр дөньясында” дип аталган сәнгатьнең төрле төрләре буенча оештырылган мастер – класс үткәрелде. Бу чараның максаты: яшьүсмерләргә иҗатның тәмен җиткерү, сәнгатьтә үзеңне сынап карау һәм белем дәрәҗәсен арттыру иде. Чарада балаларга оригами, кәгазь, пластилин, табигать материаллары, төрле төстәге җепләр белән эшләү мөмкинлеге бирелде. Мастер – классны оештыруда мәдәният бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге, 1нче номерлы мәдәният мәктәбе белгечләре катнашты. Чара ахырында һәр балага тәм-том ашамлыклар җыелмалары тапшырылды
Кичә, 2 декабрьдә, Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлыгы очрашуы узды. Якташлар очрашуын ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов чыгыш ясады.
Ранис Рәфис улы буалылар исеменнән якташларга игелекле эшләре – районда да, Казанда да буалылар өчен социаль-мәдәни хәйрия акцияләре, торак пунктларны төзекләндерү буенча конкрет эшләр, халыкның социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә зур өлеш керткәннәре, танылган Якташларның истәлеген мәңгеләштерүдә зур өлеш керткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге Халыкара Спид корбаннарын искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2018 елның 26 ноябреннән 08 декабренә кадәр ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрә.
«Кайнар линия» гә җирле вакытның 8дән 17 сәгатькә кадәр 3-17-04, 3-52-89 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасында суд табигать саклау прокуроры таләбе белән килеште һәм ташландык суларны норматив чистартуны оештыруны йөкләде.
2018 елның 1 декабрендә М. Мозаффаров исемендәге 18 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар-музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укучылары өчен «Йөрәк белән тыңлаганда" II Республика ачык конкурс - фестивале узды. Конкурс-фестиваль инвалид балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларны реабилитацияләүгә һәм җәмгыятьтә адаптацияләүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
4 декабрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның 10 еллыгы һәм Юристлар көне кысаларында Кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне теркәү сораулары буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк
2018 елның 1 декабрендә «Арктика» боз сараенда Буа шәһәренең «Арктика» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хоккейчылары командалары арасында Бөтенроссия сәяси партиясенең унҗиде еллыгына багышланган, «Балалар спорты» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, иптәшләрчә уен узды.
Кан бүләк итеп-гомерне саклап каласың! Буалыларны 2018 елның 5 декабрендә Буа РҮХнә кан донациясе пунктына түбәндәге адрес буенча чакырабыз: Ефремов урамы -137, акушерлык корпусы, 1нче кат, ишегалды ягыннан керү (күрсәткечләр булачак).
Бу уңайдан Партиянең Буа җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров тәбрик итә.