ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Ульян шәһәрендә узган “Җиде яктан искән җил шәһәре” өлкә фестивалендә “хореография”, “ нәфис сүз” номинацияләрендә беренче дәрәҗә дипломантлары булдылар. Котлыйбыз!

   8 сентябрьдә сәг. 10да Буа муниципаль районының “Арктика” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе барыгызны да ачык ишекләр көненә чакыра. Тел. 88437435584, 3-28-96.

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  4 сентябрьгә игеннәр барлык мәйданның 96,4 процентында җыеп алынган.

Әгәр ир белән хатынның берәрсе икенчесенең нотариаль расланган ризалыгыннан башка күчемсез милекне хәл итү сделкасы ясый икән, мондый сделка суд тәртибендә дәгъвалана ала һәм дөрес түгел дип табыла. Сүз никахта булган вакытта алынагн һәм ир белән хатынның уртак милке тулында бара.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Буа район башкарма комитеты “соры“ хезмәт базары буенча “кайнар линия” ача. Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәт хакы “конверт”та бирелсә, эш бирүче ике яклы хезмәт килешүе төзүдән баш тартса, хезмәт хакыгыз МРОТтан артмаса, бу хакта 8(84374)3-29-93 телефон номерына шалтыратып хәбәр  итегез.

Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр яисә хезмәт хакы дәүләт билгеләгән минималь күләмнән кимрәк булганда, тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт хакы бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрен язып калдыра ала.

ГИС "Халык контроле" системасы ссылкасы:https://uslugi.tatarstan.ru

Киләсе якшәмбедә 12 округ буенча Буа муниципаль районының һәм 1 округ буенча шәһәрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча  өстәмә сайлаулар үтәчәк.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, " Буа районындагы ТР хезмәт,  мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының КЦСОН " Гармония" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары " Алтын ачкыч" сәламәтләндерү лагеренда Россия флагы Көненә багышланган чара уздырдылар.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

6 сентябрьдә Тәтеш районының Башкарма комитеты бинасында ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Е.А.Тарнавский белән Казан районара табигатьне саклау прокуроры А.А.Хәбиров ТР, Тәтеш шәһәре, Малкин ур., 39 йорт адресы буенча 14.00 сәгатьтән гражданнар кабул итә.

 


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Районның 33 мәктәбендә быел 4 600дән артык бала мәктәпкә бара, ә  балалар бакчасына - 2 000 бала. Бу бәйрәм Буа муниципаль районының 475 беренче сыйныфка баручы баласына үзенчәлекле. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы барлык балаларга портфельләр тапшрыла, район Башлыгыннан балалар “ Беренче сыйныфка баручылар өчен тупланма” алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International