Буа мөхтәсибәте экстремизмга каршы велосипедта чабу чарасын үткәрде. Анда, нигездә, балалар катнашты. Район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов аларга экстремизм, экстремистик карашларның һәм гамәлләрнең закон бозуга китерүе турында сөйләде.
1 сентябрьдән Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада старт ала.
Чәршәмбе көнне ветеринария техникумыннан 25 студент Кырымга юл алды. Алар анда ике ай дәвамында виноград җыячаклар һәм кухняда хезмәт куячаклар.
Россия студентлар отрядлары хәрәкәтенең Татарстан бүлегеннән бу хакта алдагы көнне генә хәбәр итәләр. Чемодан җыярга санаулы сәгать бирелгән. Шуңа да карамастан, солдатларга хас төгәллек белән барысы да иртәнге сәгать сигездә техникум янында иделәр инде. Китүчеләр төрле бүлекләрдә белем алалар.
Шәһәрдә пластик шешәләр өчен махсус контейнерлар урнаштыра башладылар. Шуларның берсе К. Зыятдинов урамының 7 номерлы йорты территориясендә урын алды. Анда яшәүчеләргә көнкүреш калдыкларындагы пластик шешәләрне аерып утыру һәм аерым савытка бушату кыенлык тудырмыймы?
Горький тимер юлчылары авыр статистиканы барлыйлар: агымдагы ел башыннан алып рельсларда 12 яшүсмер һәм бала имгәнгән, 6 очрак үлем белән тәмамланган. Күңелсез вакыйгаларның зур өлеше июль аена – каникул чорына туры килгән.
Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтының “кадастр инженер сайла” вкладкасында агымдагы елның 8 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлар рейтингы белән танышырга мөмкин, шулай ук бер ай – августка төзелгән рейтинг белән аерым танышып була.
Килдураз авылындагы балалар санаторие янындагы иске коены яңарталар.
“Иске дәваханә коесы” дип аталган чишмәне яңарту идеясе белән 83 яшьлек Мәрьям Шакирҗанова чыга. Ул аны әлеге авыл җирлегендә булган халык җыенында район башлыгы Марат Җаббаровка да җиткерә. Озакламый эш башланып китә. Ташландык кое территориясен чистартырга керешәләр.
Сишәмбе кичендә Ефремов урамының 136 номерлы күпквартиралы йортында яшәүчеләр ишегалды бәйрәменә җыелды. Моңа берничә сәбәп бар иде.
Беренчедән, җәй уртасында капиталь ремонт үткәрелгән йортлары шә-һәрдә беренче булып матур һәм сыйфаты буенча да сынатмаучы, ягъни кышын җылылыкны чыгармый, җәен кыздырмый, тавыш үткәрми һәм озакка түзә торган заманча материал – керамогранит плитә белән тышланды, җылытылды да. Бу эшне “РИФ” җәмгыяте башкарып чыккан.
Районда 10 сентябрьдән “Частник” профилактик операциясе башлана. Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Буа шәһәре һәм районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов әйтүенчә, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә район буенча рейдлар үткәреләчәк.
7сентябрьдә, җомга көнне, Буа шәһәренең мәдәни үсеш Үзәге парковкада кич кино күрсәтә. “Тугызынчы рота” фильмы экстремизмга каршы акция кысаларында тәкъдим ителәчәк. Кичке сәг. 8дә башлана. Барыгызны да көтәбез.