Сегодня Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов вручает ключи от новых служебных автомобилей Главам трех сельских поселений Буинского муниципального района.
Хөрмәтле буалылар! Алимент түләмәүче ата-аналарның балигъ булмаган балалары тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, ай саен айның беренче сишәмбесендә Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, ТР буенча ФССП Идарәсенең территориаль бүлекчәләре, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге, Буа шәһәренең мәшгульлек үзәге белән берлектә алимент түләтүне тәэмин итү мәсьәләлре буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне уздырыла.
Бүген Буа шәһәрендә ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров катнашында мәгариф хезмәткәрләренең 2018 елгы киңәшмәсе булды.
Буа районы мәдәният йорты “Гөлҗамал” фольклор коллективының танылган гармунчылары Нурдания Низамова белән Талия Гиматдинова ТНВ каналыннан чакыру алдылар.
Велосипедта йөрергә яратучылар өчен шатлыклы хәбәр. 2018 елның 30 августында Буада Шәһәр көнендә “БуЭС-50” юбилей чаралары кысаларында Буа электр челтәрләре тарафыннан уздырыла торган велосипедта чабу оештырылачак.
Бүген Әлши авылында яңа мәктәп ачу уңаеннан тантана булды. Тантаналы чарада ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров катнашты. Яңа уку елында бу мәктәп бусагасын беренче сыйныфка баручы 10 бала атлап керәчәк.
Крепкая семья – это основа нашей страны, основа регионов. На примере лучших семей мы хотим показать, как надо жить дружно, любить своих детей и укреплять традиции. Об этом заявил вчера Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов на торжественном приеме в честь лучших семей Республики Татарстан.
28 августа с 8.00 до 12.00 Управление Росреестра по Республике Татарстан проведет «Единый день горячей линии» по вопросам получения сведений из государственного фонда данных, полученных в результате проведения землеустройства (ГФДЗ).
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Балаларны төрле маршрутлар буенча йөртүче 19 мәктәп автобусы аерым контроьлдә тора.
“Нечкәбил” республика конкурсында катнашучы Буадан Зөһрә һәм Илнар Талиповлар “Яхшылык акциясе” проектын башлап җибәрәләр.