ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген РФ дәүләт флагы Көне. Шул уңайдан буалыларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады:

Хөрмәтле буалылар һәм Буа кунаклары!

   Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – РФ дәүләт флагы Көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – озын һәм катлаулы юл үткән дәүләтебезгә хөрмәт билгесе.

Бүген Россиядә РФ Дәүләт флагы Көне билгеләп үтелә. Ел саен россиялеләр Дәүләт флагы Көнен билгеләп үтәләр. Бу тантанага нигез 1994 елда Россиянең беренче президенты указы белән салына.

2018 елның 9 сентябрендә Буа муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. "Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлеге «Бердәм РОССИЯ»партиясенең иң әзерлекле һәм лаеклы вәкилләрен – әгъзалары һәм тарафдарлары сайлауга кандидатлар итеп тәкъдим итте.

Казан шәһәренең 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында “Яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә тәкъдир итү” дигән педагоглар секциясе узды.

Буа ветеринария техникумы студентлары “PROFхәрәкәт” яшьләр форумында катнаша. Ул 20августтан 25сенә кадәр Яр Чаллы шәһәренең “Звездный” сәламәтләндерү лагере территориясендә узачак.

Бөтен дөнья мөселманнары исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаете, яки корбанга китерү Көнен билгеләп үтә. Ул Хаҗ тәмамлануын белдерә һәм, Рамазан ае уразасы  бетеп, 70 көннән соң үткәрелә. Тантаналы гыйбадәтләр кичә Буа районынң барлык мәчетләрендә дә уздырылды. Тантаналы чаралардан соң мөэмин-мөселманнарны өйдә бәйрәм өстәлләре көтә иде.

Бүген, Корбан Гаете көнне, Буа муниципаль районының Исәк авылында мәчетләренең 20 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар һәм күрше авыл кунаклары җыелды.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

  Ташкичү, Вольный Стан һәм Түбән Наратбаш авылларында биш шәхси хуҗалыкта вирусның барлыгы раслангач, июль ахырында кош гриппы карантины кертелде.

25 августта Буаның Үзәк мәйданында Ял үзәге каршында ел саен үткәрелә торган “Төнге Кино” акциясе үткәреләчәк.

21 август – Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International