ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

21 август көнне Корбан гаете. Шул исәптән Буа районында яшәүче мөселманнарны Буа муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров котлады:

Хөрмәтле буалылар!

   Сезне чын йөрәктән мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе –Корбан Гаете белән котлыйбыз. Бу бәйрәм изге җирләргә хаҗ кылу тәмамлануны белдерә.

Буа районы авыл клуб учреждениеләре арасында наркотикларга каршы чаралар смотры дәвам итә. Кошки-Теняково авылы агитбригадасы “Наркотикларга юл юк!” чарасы үткәрде. 18 августта Яңа Тинчәле авылы паркыда “Наркотикка- юк!” спорт бәйрәм-акциясе узды.

Ирле-хатынлы Георгий Федор улы һәм Мария Георгий кызы Хәйбулкиннарның бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел булган.

Буа мәдәният йортының “Рябинушка” рус җыры ансамбле Вера Евдокимова җитәкчелегендә бүген ТР Кама Тамагы районы Красновидово авылында узучы “Алма спасы” фестивалендә катнашты.

ТР волейбол Федерациясе Президенты Кубогының финал этабына узган Буа муниципаль районының җыелма командасын котлыйбыз.


18
август, 2018 ел
шимбә

Бүген Буа муниципаль районы башкарма комитетында Р.Р.Камәртдинов рәислегендә ТР Буа муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә яшәүче гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарын исәпкә кую буенча торак комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

“Бердәм Россия” ТРО ВПП Буа җирле бүлеге КЦСОН “Гармония” ГАУ СО һәм “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” җирле штабы белән берлектә, “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясен тормышка ашыру кысаларында, Буа муниципаль районының Степановка авылында бер гаиләдә булдылар.

ТР икътисад Министрлыгы “Ел саен үткәрелә торган “Регионнар – тотрыклы үсеш” иҗтимагый премиясе” Конкурсына сайлап алуның көзге этабы башланды дип хәбәр итә. Аны оештыручылар – РФ Хөкүмәте ярдәме белән “Россия Сбербанкы” ПАО, “ВТБ ҖБанкы” ПАО, “Россельхозбанк” АҖ.

Буа Татарстанның дүрт районыннан Коммерцияле Булмаган Оешма (КБО) вәкилләрен җыйды – алар Апас, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан. Бу дәрәҗәдә масштаблы очрашу социаль проектларга, шул исәптән Президент гранты һәм ТР икътисад Министрлыгы гранты кысаларында узучы проектларга, акча җәлеп итү мәсьәләлренә багышланган иде.


17
август, 2018 ел
җомга

Буада “Чәчәкләр бәйрәме” район конкурсы игълан ителде. Монда августның 1еннән 25енә кадәр Буаның бөтен предприятие, учреждение, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Номинацияләр: Җитештерү һәм аның тирәсендәге территорияне чәчәкләр белән иң яхшы бизәү; Шәхси хуҗалыкны чәчәкләр белән иң яхшы бизәү; Буа шәһәренең 238 еллыгына, районның 88 еллыгына багышланган чәчәкләрдән иң яхшы картина; ТСЖны чәчәкләр белән иң яхшы бизәү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International