Адав-Толымбай авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга булды – универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу объектның төзелеше сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен озак көтелгән чара иде. Бәйрәмдә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров та катнашты.
2007 елдан традиция буенча яңа уку елы алдыннан Татарстанда “Мәктәпкә җыярга булыш” хәйрия акциясе үткәрелә. Ул аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалид әти-әниләр белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
10 сентября 2018 года в г. Набережные Челны Республики Татарстан планируется проведение Технологического семинара «Современные технологии и опыт цифровизации в немецком машиностроении. Тенденции развития отрасли на примере тюрингских компаний» с участием делегации промышленных предприятий Свободной земли Тюрингия, Германия.
Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны бергәләп кабул итү. 2018 елның 24 августында ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил белән ТР буенча Россия суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесенең урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итә. Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80. (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкилнең кабул итү бүлмәсе)
Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокуклар үтәлешен тәэмин итү максатыннан, 2018 елның 20 августында ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсе белән берлектә суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә. Консультация вакыты - сәг. 9 дан 17.00 сәг. кадәр. " Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Көнбатыш бистәсенең су заборында авария булу сәбәпле, бүген Буада сәгать 9 дан алып эчә торган су булмый, шәһәрнең аркылы Кызыл Армия урамыннан Васильевка бистәсенә хәтле.
Су шулай ук "Акчарлак" һәм "Наратлык" лагерьларында да булмаячак.
Тискәре метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез 2018 елның 16 августында ТР территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле яшенле яңгыр, көньяк- көнбатыштан секундына 17 м га кадәр исүче көчле җил, яңгыр вакытында секундына 22 м га кадәр ( Казанда 20 м га хәтле); көндез кайбер районнарда көчле яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр
ТР буенча Россия Пенсия Фонды Бүлеге исегезгә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән файдаланучы, әмма аны акчалата алучы федераль ташламалардан файдаланучылар Пенсия Фонды территориаль органнарына яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша гариза бирә, һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 январена кадәр гамәлдә була.
2017 ел белән чагыштырганда, Буа районында бизнес хәленең индексы күпкә үзгәргән, +6,7%. Безнең арттан Зәй, Тукай, Аксубай һәм Түбән Кама районнары бара.
90 яшьлек юбилеен Кошки-Теняково авылында гомер итүче Александрова Клавдия Иван кызы билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәненә җылы тәбрикләү сүзләрен Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев, Кошки-Теняково авыл җирлеге башлыгы А.В.Стрелков җиткерде.