Бакча һәм индивидуаль йортларны төзү һәм реконструкцияләүдә хәбәр итү тәртибен эченә алган федераль закон үз көченә керде.
“Ял үзәге” МБУ хезмәткәрләре һәм РДКда эшләүче ТР Атказанган артистлары Равил Ягъфәров белән Виктор Моисеев “Яхшылыкка - яхшылык” концерт программасы белән бик җылы, якты, кунакчыл “Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат”ында кунакта булдылар.
15.08.2018 елдан 03.09.2018 елга кадәр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырыла һәм тәэмин ителә.. 3-52-89 һәм 3-17-04 телефон номерлары аша Роспотребнадзор Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә.
Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов, урып-җыю эшләре барышы белән танышу өчен, Буа муниципаль районына эшлекле сәфәрдә булып китте.
Республикада фермаерларга грант отучылар арасында Буа районы вәкилләре дә бар. Шуларның берсе – Илнур Гайнетдинов. Үзе Тәтештә яши, әти-әниләре Зур Кырлангыдан.
Ел саен балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау Республика комиссиясе ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы белән берлектә Эчке эшләр органнары балигъ булмаганнар бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комииссиясендә исәптә торучы, аз керемле, тәрбиягә алган, опекун, социаль куркыныч янаган гаиләдәге балигъ булмаганнар өчен “Йолдызлы десант” палаткалы лагерь Республика сменасы үткәрә.
Районның кайбер оешма һәм учреждениеләре эшчәнлекләре туктатылу сәбәпле, аукцион аша яки арендага биреп, муниципалитетка караган объектларны һәм алар янындагы җир кишәрлекләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Татарстан гаиләләре Фестивале-2018 кысаларында үткәрелә торган “Рәхмәт, әнием” фотопроекты җиңүчесе – Буа шәһәреннән Зөһрә һәм Илнар Талиповлар гаиләсе. Котлыйбыз!
60 ел бергә: ирле хатынлы Равил һәм Җәүһәр Мифтаховлар 13 августта бриллиант туйларын бәйрәм итәләр. Равил абый Мифтахов тумышы белән Норлат авылыннан, Буа райпосында күп еллар машина йөртүче булып эшләгән.
Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 2018 елның 20нче августында сәгать икедән дүрткә кадәр Васильевка, Степановка, Татар Кырлангысы авылларында, “Факел” ягулык станциясендә, Зөя елгасы күперендә, “Вираж” асфальт заводында; сәгать 3тән 5кә кадәр Бикмураз, Зур Фролово, Каенлык авылларында, ТБО, Телевышкада ут сүнәчәк. 22 августта сәгать кичке биштә –Иске Суыксу Выселкасы, Каенлык, Раково авылларында.