Соңарган яз, апрель ахырындагы көчле яңгырлар кыр эшләрен башларга мөмкинлек бирми торды. Инде көннәр тотрыклыланды һәм аграрийлар чәчү темпын көннән-көн арттыра баралар.
Бүген “Буа электр челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәрнең Боҗра юл янындагы мәйданга 60 чыршы, 30 тополь агачы утырттылар.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Хокук ярдәме көне үткәрә. Аның кысаларында Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча 10нан 13 сәгатькә кадәр гражданнар түбәндәге сораулар буенча консультацияләр ала алалар
Буада Җиңү көненә багышланган массакүләм чаралар уза. Шәһәребезнең үзәк мәйданында Җиңү Парады узды, анда Республикабызның Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район җитәкчеләре, сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, буалылар катнашты
Бүген Түбән Наратбашта Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар бүген узды. Башлап мәктәп укучылары, укытучылары “Үлемсез полк” сафында инде якты дөньяда булмаган якыннарының зурайтылган фотоларын торып Түбән Наратбаш, Бикмураз авыллары урамнарын әйләнделәр.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән берлектә бәйрәм котлавы белән сугыш ветераннарына, тыл хезмәкәрләренә чыктылар
Чурак авылында яшәүче Галина Попованың язмышын сугыш язды. Ул Смоленск шәһәре кызы. Сугыш вакытында гитлерчылар басып кергәндә аңа нибары яшь ярым була. Кыз әнисен бөтенләй белми, әбисен – тонык кына. Тәпи дә китмәгән көе эвакуацияләнүче балалар белән “тирән” тылга озатыла. Ерак Буадагы Килдураз балалар йортына эләгү тарихы шундый.
Зәйдулла ага Нигъмәтуллин иртәгә Җиңү көнен туган авылы Теңкәштә каршылаячак. 1944 елда сугышка киткән егетнең 50 елга якын гомере чит җирләрдә үткән. 9 Май аның өчен икеләтә бәйрәм – туган илдә яшәү шатлыгы да.
Иртәгә, Җиңү көнендә, “Үлемсез полк” сафы кабат кабат мәйдан әйләнәчәк.
Буалылар, сезне Бөек Җиңүнең 73-елыгына багышланган бәйрәм парадына чакырабыз.