Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Янтуганда капиталь ремонттан соң, гөрләтеп мәдәният йортын ачтылар. Көтте бу көнне авыл халкы. Чыннан да, кирәк иде ул аларга: сәхнә бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бушап тормый бит.
Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре һәр шимбәдә буалылар өчен күңелле чаралар үткәрәчәкбез, дип ышандырдылар. Язның беренче шимбәсенә багышлап балалар өчен спорт эстафетасы үткәрәчәкләр. Шулай ук нәни буалыларга төрле уеннар, табышмаклар, музыкаль тамаша тәкъдим ителә.
Кичә “Яктылык” халык театры Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге III регионара халык һәм үзешчән коллективлар фестивалендә катнашты.
Быел Буада икенче тапкыр Идел-Буа-Урал бөтенроссия фестивале узачак. Бу юлы ул май аенда үтә. Буа театры директоры Раил Садриев сүзләренә караганда, аңа инде бүгеннән әзерлек бара. “Түгәрәк өстәл” артында узган сөйләшүдә оештыручы төркем шул хакта сүз куертты.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ел саен язылучылары арасында призлар уйната. Буалы укучылардан да, зур суммада газета-журналлар алдырып, анда катнашучылар һәм бүләк отучылар булып тора. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүчеләр арасында да бар андыйлар.
“Батыр” спорт мәктәбендә Альбина Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче балалар Нурлат шәһәрендә узган бәйгедә берничә призлы урын яуладылар. Регина Карпова 48 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче, Регина Ваһапова – өченче, 84 килограммга кадәр үлчәүдә Адель Мангутов шулай ук өченче булды. Котлыйбыз!
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча уен технологияләре аша юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне пропагандалады әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өлкәара семинары шундый актуаль теманы күтәрде.
Узган ел ноябрь аенда шәһәр маршрутлары буенча йөрүче автобусларга һәм аларның пассажирларына Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышның гаять уңайсыз урында булуы турында язып чыккан идек. Ниһаять, бу проблема хәл ителде
23 февраль - чын ир-егетләрнең уртак бәйрәме. Чөнки без армиядә яки флотта хезмәт иткәннәрне, әлеге вакытта хәрби бурычларын үтүучеләрне генә түгел, ә балаларына дөрес тәрбия биргән, ата-аналарын кайгыртып яшәгән, намуслы хезмәт куйган яисә тырышып укыган ир-егетләрне дә Ватан сакчылары дип атыйбыз. Алар һәр вакыт үз гаиләләрен якларга әзер, ә гаилә ул - җәмгыятебезнең бер өлеше.
Буалылар көрәшләрдә җиңүләргә ирешә алуларын гасырлар дәвамында күрсәтеп килделәр. Күп милләтле илебез белән бер булып, алар Бөек Җиңүне яуладылар.
Хөрмәтле буалылар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме - Ватан сакчысы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә бәхет, сәламәтлек, имин торыш, аяз күк йөзе телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Буа муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин . Муниципаль район башлыгы Марат Җәбаров 2017 елда районның социаль-икътисади үсешен һәм 2018 елга бурычларны яктыртты.
Алексей Валерьевич Республика усешләре белән таныштырды, Буа районының алдагы үсеше булуына ышанычын белдерде һәм Буа хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.