Бу уңайдан тантаналы чара һәм концерт район мәдәният йортында узды. Ир-егетләрне бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин котладылар, экран аша сәламнәрен төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хатын-кызлар җиткерделәр. Район үзешчәннәре иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Бүген - 21 нче февраль Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан буалыларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады:
Бүген авылларда сарыкка хөрмәт кимеде. Һәрберсендә шаулап сарык көтүе кайткан чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Беркем дә кичләрен көтүдән кайтмаган бәрәнен дә, адашкан тәкәсен дә эзләми. Ә менә Яңа Чәчкап авылында яшәүче Сәйдәш Мусин сарыктан баш тартырга уйламый да. Аның көтүендә алар йөз башка җиткән. Әле бу чик түгел. Сарыкчылык бу заманда табышлымы соң? Фермер белән утырып шөгыленең плюсларын һәм минусларын бергәләп санадык.
23 февраль бәйрәме герое нык бәдәнле, ут чәчеп торучы ир-ат булырга тиеш кебек. Ә безнең язманың герое кечкенә буйлы, физик мөмкинлекләре чикләнгән, әмма ул һәр көн саен батырлык кыла – кечкенә вакытта алган авыруы белән көрәшә, өч баласына әти дә, әни дә булырга тырыша. Күптән түгел тагын бер сынау килде – йорты янып китте, ата тагын “ояны” саклап кала алды. Тыныч тормыш герое – шәһәрнең Тимер юл урамында яшәүче Фәһим абый Хәкимов.
Озак еллар дәвамында чаңгы спорты буенча районда беренчелекне бирмәгән, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясаган Алмаз Бикмуллин бүген армия сафларында хезмәт итә. Анда да алдынгылар рәтендә.
Биредә ул традициягә әверелгән – дөньяда Олимпиада барган елларда гимназиялеләр аның кечесен үткәрә. Инде алтынчы тапкыр. Бишенчедән башлап һәр сыйныф бер илне тәкъдим итә, аның флагы астында чыгыш ясый
Буада “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгенең зона этабы бу минутларда мәдәни үсеш үзәгендә бара. Анда 10 номинациядә сигез районнан 30 конкурсант көчен сыный.
15 февраль, Килдураз авыл җирлегенә кергән, Килдураз урта мәктәбендә, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан "Әфган жиле" дигән, искә алу кичәсе булып узды
Иртәгә–Россия студентлар отрядлары көне. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында оешкан хезмәт отрядының бүгенге тормышы, киләчәккә планнары белән танышып кайттык.
Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла.