20 февральдә 9дан 12 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Арефьев тыкрыгы, 14 йорт адресы буенча Буа районара тикшерү бүлегендә гражданнарны хезмәт хакын, башка түләүләрне түләмәүгә кагылышлы сораулары буенча кабул итү үткәрелә.
15 февраль көнне Буа шәһәренең ял үзәгендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасының чыгаруга 29 ел тулуга багышланган чара узды
14 февраль – Изге Вәли көнендә - Буа ветеринария техникумы студент-волонтерлары Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә Гашыйклар көне уңаеннан концерт бүләк иттеләр. Тамашачылар арасында сигез гаилә пары да бар иде. Студентлар барысын да бәйрәм белән котлап, открыткалар өләштеләр.
Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең еллык эшчәнлегенә мәдәни үсеш үзәгендә нәтиҗә ясалды.Идарә башлыгы Ленар Садыйков ирешелгән плюсларга тукталып, алда торган бурычлар белән таныштырды. Әле бу өлкәдә күптән түгел генә эшләсә дә, аның тырышлыгы белән беркүпме уңай күрсәткечләр дә бар инде.
Февральнең беренче көннәрендә буранлап-буранлап яуган кар белән көрәш әле бүген дә дәвам итә .“Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте хезмәткәрләре ике тәүлек эчендә айлык норманы тутырган “ак байлыкны” атна буе инде урамнардан кырга чыгаралар.
Шәһәрдә 17 февраль көнне Яшьләр паркында кыш озату бәйрәме уздырыла. Чара көндезге сәгать 11дә башлана, анда буалыларны театрлаштырылган тамаша, коймак белән кайнар чәй көтә.
Буалылар, иртәгә Наратлык урманына килергә онытмагыз. Биредә “Россия чаңгы юллары – 2018” массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Ярышта катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана. 9.40 минутта бәйгене ачу тантанасы. 10 сәгатьтә беренче булып старт 5-7 сыйныфлар укучыларына бирелә. Кызлар өчен дистанция – 1, ир балаларга 2 километр.
Буа мөхтәсибәте “Җимлекне үзең яса!” дигән конкурс игълан иткән иде.
Кичә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җимлек ясап килгән конкурсантларгның һәрберсе призлы урыннарга лаек, дип белдерде.Җиңүчеләр:
1 номерлы сәнгать мәктәбе базасында “Premium voice, dance and classic” дип исемләнгән халыкара конкурс узды. Оештыручысы Чабаксар шәһәрендәге халыкара фестиваль үзәге булган сәнгать бәйгесенә республика районнарыннан һәм Россиянең төрле регионнарыннан 530дан күбрәк катнашучы җыелды.
Буа мөхтәсибе игълан иткән "Минем мәчетемнең макеты" дигән бәйгедә, Килдураз авыл жирлегенә кергән, Килдураз авыл мәхәлләсе тарафыннан кардан ясалган макеты.