ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Наратлык урманында чаңгы базасы эшли башлавы турында хәбәр иткән идек инде. Яктыртылган трасса күптән  яраткан ял итү урынына әверелгән буалылар  кыска вакыт эчендә база белән танышырга, уңайлыкларын тоярга өлгерде. Ә быел әле бер тапкыр да  чаңгыга басмаганнарны исә аның турында үзебез сөйләп кызыктырырга  һәм урман хозурына чакырырга булдык.

Һәр кеше үз туган телен белергә, аралашырга, дәүләт телләрен өйрәнергә тиеш дип саный укытучы  Мария Стрелкова. Ул үзе  Күшке  төп гомуми белем бирү мәктәбендә чуаш балаларына татар телен һәм әдәбиятын укыта.

Медицина училищесы методисты һәм укытучысы Гөлсинә Шәрәфетдинова Идел буе федераль округының медицина һәм фармацевтика уку йортларының сыйныф җитәкчеләре арасында читтән торып үткәрелгән  регионара конкурста беренче урын яулады


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бу республика территориясендә хөкемлек иткән көчле буран  аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәтен туктату белән генә бәйле түгел.

 “Вконтакте”дагы “Жизнь Буинска” төркеменә Балык Бистәсе районныннан Әминә Сәфәргалиева туганын эзләве хакында язган иде. 

Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Резедә Җәләлова белдерүенчә, ел саен февраль ахырында, март башында салкын тиеп (ОРЗ) мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. 


2
февраль, 2018 ел
җомга

Буа шәһәрендә яшәүче Гөлфруз апа Габитова иңнәрендә ил белән килгән авырлыкны – ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләрен  күтәргән буыннан. Әмма аның өлешенә аннан битәр газаплар да күп тигән шул.

Күптән түгел район үзәк дәваханәсенә ике яңа медицина җиһазы кайтты. Беренчесе юан эчәктә, икенчесе сулыш органнарында яман шешне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, диләр табиблар. Санлы аппаратның мөмкинлекләре белән без дә танышып кайттык.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Аларның погоннары да, званиеләре дә юк, әмма гаделсезлек белән килешмәүче йөрәкләре, башкалар  абайламаганны  күреп алу сәләтләре бар. Полицейскийлар үзләре андыйларны “безнең штаттан тыш хезмәткәрләр” дип йөртәләр. Узган ел гына районда аларның уяулыгы нәтиҗәсендә егермеләп җинаять ачылган.   Сүзебез әлеге исемнәре “кычкырып әйтелмәгән” геройлар турында.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

18 февральдә Мәдәни үсеш үзәгендә “Гитарачылар дуэле” дигән музыкаль чара уза. Анда ике төркемдә гитарада уйнарга өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Сергей Восканян укучылары уйнау осталыгында ярышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International