ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Буа  республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлеш бәйгесенең “Административ үзәкләре республика билгеләнүендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” номинациясендә катнашты

Кичә, студентлар һәм Татьяна көнендә Буа ветеринария техникумында матурлык һәм талант конкурсы узды. Анда 6 егет һәм кыз уку йортының “Мистер БВТ-2018”, “Мисс БВТ-2018” исеменә дәгъва кылдылар.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре – баянчылар Фәрит Садриев, Илдар Нуруллин, җырчы Равил Җәгъфәров һәм районның танылган саксофончысы Рифат Гыймадиев бу көннәрдә концерт-лекторий белән укучылар алдында чыгыш ясыйлар. Очрашулар шәһәрнең Салих Сәйдәшев нигез салган 1 номерлы сәнгать мәктәбенә 100 тулу уңаеннан оештырыла.

Региональ дәүләт экологик күзәтчелеккә дучар ителүче кече һәм урта бизнес субъектлары ел саен калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиешләр.

Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлегенә яңа “хезмәткәр” кайтты – ул Инь кушаматлы, лабрадор-ретривер токымлы эт. Төп вазифасы – шартлаткычларны, сугыш  кирәк-яракларын ис буенча табу.

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә 2018-2019 елларның аучылык чорында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли башлады.

Шәһәрдә генә ул адым саен сәүдә ноктасы. Ә үзәктән киткән саен сирәгәяләр. Районның утыздан күбрәк кечкенә авылында кибет юк. Әмма бу яшәүчеләрнең көндәлек продуктларга ихтыяҗы юк дигән сүз түгел. Хәлне атнаның һәр эш көнендә товар төяп, төрле юнәлешләрдә чыгып китүче автолавкалар коткара.

 

Узган елның октябрь аенда газетабыз битләрендә агымдагы ел башыннан ветеринария озатуы документлары  электрон формада булачагы турында язып чыккан идек. Күптән түгел бу срокның берникадәр чигерелүе мәгълүм булды.

 

Шәһәрнең Комсомол урамында берьюлы утызлап кеше таяклар белән йөрергә чыгып китәләр. Аяклар авыртканнан түгел, тагын да тәнгә сихәте булсын өчен “чабалар”. Ә сәламәтлек бүләк итүче скандинавия таякларын “Студентлар”  территориаль иҗтимагый үзидарәсе үзе карамагындагы йортларда яшәүчеләргә махсус сатып алды


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Буа ветеринария техникумының гомумтөзелеш эшләре остасы бүлегендә белем алучы Евгений Илюшкин һәм Владислав Калистратов киләчәктә үз куллары белән салган йортта яшәргә хыялланалар. Ул тормышка, һичшиксез, ашачак, чөнки биредән егетләр моның иң кирәкле ташчы һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен алып чыгачаклар.Ташчыларга сорау зур


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International