ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең М. Вахитов исемендәге гимназия каршында эшләп килүче “Икар” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр Рамазан Исхаков, Ленар Корбанов, Әбүбәкер Сәйфетдинов һәм җитәкчеләре Рифкать Галәтдинов шушы көннәрдә Зәйдә авиамодель спорты буенча ачык ярышта катнашып кайттылар.

Буалы спорт сөючеләр, әзерләнә торыгыз: тиздән Яңа ел бәйгеләре булачак. Алар икенче атна ахырында, 24 декабрьдә булачак. Бу көнне чаңгыда шуарга яратучыларны Наратлык урманына чакыралар


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Күптән түгел Казанда “Дөньяның бәллүр йөрәге” балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсы узды. Анда Боерган мәктәбендә эшләп килүче “Ритм” хореография коллективы  I дәрәҗәдәге лауреат исемен алды.  6-11 сыйныфта укучы биюче егетләр-кызлар җитәкчеләре Людмила Хлынова куйган “Яшь күңелләр” дип аталган хореография номерын күрсәткәннәр. Котлыйбыз!

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Буа-Robotics” робототехника мәктәбендә шөгыльләнүче, 5 номерлы  гимназиянең 6 “Б” сыйныф укчысы Владимир Журавлев ул. Күптән түгел егет Казанда узган “Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан” XVI  Халыкара һәм унберенче “Technoсварка” махсуслаштырылган күргәзмәләрдә катнашты. Роботларын күрсәтеп, аланың билгеләнүе турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка һәм “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Ранис Идрисовка сөйләде һәм югары бәя алды.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

РФ социаль страховкалау фондының  Татарстан Республикасы буенча 4 номерлы филиалы 2017 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча эшкә сәләтне югалту   һәм әни булу очракларында  мәҗбүри социаль страховкалау буенча страховкалау кертемнәрен (ВНиМ) администрацияләү Федераль салым хезмәтчелеге (ФНС) аша башкарылуын хәбәр итә.  

 


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Әлеге тантана Ватан геройлары көне уңаеннан үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район оешма-предприятиеләре вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.

Буалылар Анжела Вавилова исемендәге хоспис пациентларына

ярдәм итүен дәвам итә

ГХАТ бүлеге бинасында махсус “куб” урнаштырылуы турында хәбәр иткән идек. Анда никахларын теркәргә килүче яшь парлар, аларның якыннары, кунаклар шул “куб”ка акча салып, онкология белән нинтегүче балаларга ярдәм кулы сузалар

2016 елның 8 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы дүрт гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. 


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Даутов Сәлим Фәһим улы “Татарстан Республикасында җирле үз­ида­рәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде

Үткән атна ахырында буалы волейболчы егетләр “Спартак” физкультура-спорт җәмгыяте кубогына ярышлардан призлы урын алып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International