Кичә Татарстанның Сәүдә-промышленность палатасында “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек” традицион конкурсы лауреатларын тәбрикләделәр. Аларны дәүләт власте органы, тармак ассоциациясе вәкилләреннән, бизнесменнардан торган компетентлы жюри халык тавыш бирүен дә исәпкә алып сайлаган
Республикада инде грипп йоктыруның сигез очрагы теркәлгән. Лаборатор тикшерүләр авыручыларның (H3N2) штаммлы сезон вирусы белән чирләүләрен ачыклаган.
Алар республиканың 14 эре шәһәре муниципаль хезмәткәрләрен үз эченә алган беренче төркемдә көч сынадылар һәм гомуми нәтиҗәләр буенча алтынчы урын яуладылар
Йомшак диван, телевизор, кечкенә өстәл, урындыклар балалар почмагы җирле Пенсия фонды идарәсенең клиентлар залында урын алды
Бүген авылда эш юк диючеләргә Боерган авылыннан Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновлар үзләренең хезмәтләре белән үрнәк күрсәтә.
Шәһәрнең 5 номерлы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Ангелина Брюханова Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оештырган “Ел лицейчысы-2016” республика конкурсында призлы урын яулады.
Бүген авыл хуҗалыгы үсештә. Куллануга заманча технологияләр кертелә. Яңа техникалар алына. Бу тармакта эшләү өчен югары белемле белгечләр таләп ителә. Ял үзәгендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары, аларның әти-әниләре белән очрашу да яшьләрне авылга тарту максатында оештырылды.
Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен сәхнәләштереп, “Сәйяр” I республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә гран-при яуладылар.
Кичә район мәдәният сараенда инвалидлар декадасын тәмамлап, хәйрия концерты узды. Чарага килгән барча буалыларны район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллин сәламләде.
Соңгы вакытта мәҗбүри медицина иминиятендә иминият компанияләренә ихтыяҗ булу турындагы мәсьәлә еш күтәрелә башлады. 2015 елда әлеге мәсьәлә шулай ук Гомумроссия халык фронтының «Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина!» форумында да тикшерелде. Аның йомгаклары буенча Россия Президенты В.В.Путин медицина оешмалары тарафыннан иминләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәтелгәндә аларның хокукларын яклау буенча иминият медицина оешмаларының вазыйфаларын конкретлаштыру бурычын куйды.