ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына керемен исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт

Бу көннәрдә Буада төрле милләт халыклары җыр телендә аралашты. Бездә 7 районнан  җыелган этник-мәдәни фольклор ансамбльләре фестивале узды.

Буага эшлекле визит белән Россия Федераль Монополиягә каршы хезмәтчелегенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел килде.

Татарстан кунагының районга килүе алдан планлаштырылган иде, чөнки берничә елда  хезмәтчелек вәкилләре республика буенча йөреп, җирле җитәкчеләр, эшмә-кәрләр белән аңлату эш-ләре алып баралар, закондагы үзгәрешләр турында җиткерәләр, кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр. Бүген дә шулай булды. “Түгәрәк өстәл” артында Павел Анатольевич законга кер-телгән үзгәрешләр хакында бәян итте. Закон таләпләрен үтәмәгән очракта беренче тапкырга җәза – штраф, аннан соң квалификацияне төшерү яки алу көтелүе хакында кисәтте. Шулай ук сәүдә кагыйдәләренең үзгәрүе хакында сүз барды.

- Бу өлкәдә штрафка тартылучылар күп. Аларның күбесе – закон таләпләрен белмәүчеләр. Кайвакытта товарга заказ бирүче белән аны китерүче оешма арасында төзелгән килешү төгәл үтәлми. Нәтиҗәдә һәр ике як та белемсезлеге яки игътибарсызлыгы аркасында үзләре үк зыян күрәләр, тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр өчен “үз кесәләре хисабыннан түләргә” мөмкиннәр,- диде ул. Бу уңайдан утырыш белән идарә иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның соравы булды. Райондагы балалар бакчасына китерелгән атланмайның сыйфатсызлыгы ачыклангач, җаваплылыкның әлеге товарны китерүчегә түгел, ә бакча мөдиренә төшүе хакында әйтте. Бу очракта Павел Козел заказ бирүчегә товарга барлык документларны җентекләп, юридик күзлектән чыгып тикшерергә кирәклеген ассызыклады.

Моннан тыш, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Павел Козелга товарны китерү шартлары, сроклары, төрле килешүләрне ничек дөрес итеп төзү турында сораулар бирделәр. Казан кунагы иренмәде, барысына да тәфсилләп җавап бирде. Алай гына да түгел, киләчәктә дә юридик консультация кирәк булганда булышырга әзерлеген әйтеп узды.

Павел Анатольевичның эшлекле визиты моның белән генә тәмамланмады, ул районда барган “Агач утырту” акциясендә дә катнашты. Район кунагы муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов белән бергәләп үзәк паркта чыршылар утырттылар.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу юлы Буадан Хаҗирә Кәлимуллина өченче урында. Өлкәннәр декадасы уңаеннан ел саен уздырыла торган автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйгедә ул төрле елларда беренче һәм икенче урыннарны да яулады. 

Җиңел атлетика кроссы шимбә, 8 октябрьдә үтәчәк. Анда мәктәпләр укучыларын, студентларны, оешма-предприятиеләр вәкилләрен, җитәкчеләрен һәм спорт ветеранарын катнашырга чакыралар. 

Бу Буа районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәнең (паспорт өстәленең) яңа урынга күченүе белән бәйле. 11 октябрьдән ул Буа шәһәре, Яшел урам, 48 йорт адресы буенча урнашкан ЮХИДИ бинасында эшли башлаячак. Кабул итү графигы шул ук калачак.

Район мөхтәсибәте игълан иткән “Минем матур яшисе килә” дигән рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Рәсем остасы, психолог тарафыннан ясалган барлык китерелгән рәсемнәргә бәя бирелде.

 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Буага эшлекле визит белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтчелекнең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел килде.

 


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Арчада «Ат көне” бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашкан. Төрле ярышларда 130лап ат йөгергән.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Алар моны Һөнәр берлеге көне һәм тармак һөнәр берлегенең 110 еллыгы уңаеннан “Ливадия” санаториенда узган иҗатта бәйгесендә расладылар. Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре моңа алдан әзерләнә башладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International