ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Хаҗилар” мәчете янындагы спорт мәйданчыгында район һәм шәһәр мәчетләре командалары  арасында чираттагы футбол матчы узды.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Җәяүле аркылы чыгу урыны” профилактик чарасы старт алды районда 10 октябрьдән. Ул 19 октябрьгә кадәр барачак.

М. Вахитов исемендәге гимназиядә “Җыр – кешенең юлдашы” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

 

Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Громова һәм  физикадан белем бирүче Марат Мөхәммәтҗанов Казанда Укытучы көненә багышлап үткәрелгән чараларда бүләкләнделәр. 


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Буа шәһәрендә яшәүче Илфат һәм Алинә Хамзиннар гаиләсендә 10 октяберендә игезәк балалары туды

Раил Садриевның беренче  тамашачы 14 октябрьдә – Буа театры чираттагы сезон ачкан көнне күрәчәкбез!  Беренчедән, “Килә ява, килә ява” дип аталган пьеса фәлсәфә, иронияле көлү остасы Зөлфәт Хәким әсәре буенча. Икенчедән, аны Камал театрының баш режиссеры, корифее Фәрит Бикчәнтәев куя. Аның профессиональлеге дәрәҗәсе  һәм нинди “продукция” чыгаруы турында хәтта чит илләрдә беләләр.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк паркындагы Социалистик Хезмәт Геройлары Аллеясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көненә багышланган тантана узды. Анда геройларның балалары, якыннары, хезмәт ветераннары, агрофирмалар, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, төрле ведомстволар җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәпләр укучылары катнашты.

 


7
октябрь, 2016 ел
җомга

1 октябрьдән 31енә кадәр республикада, шул исәптән районда да “Агач утырту” акциясе уза.

Сишәмбе көнне үзәк китапханә бинасына районның виноград үстерүчеләре җыелды. Көзге Сөмбелә бәйрәме уңаеннан “Экос” клубы үткәргән бу чарада без дә катнашып кайттык.

 

Туган якны өйрәнү музееның “Безнең якташлар” залындагы экспонат – Универсиаданың сувенир факелы районга моннан өч ел элек бүләк ителде. Өлкәннәр декадасы кысаларында  әлеге экспозиция рәсми рәвештә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International