ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Шәһәрнең үзәк паркындагы Мәхәббәт балдагы янында калкып чыгачак яңа өйләнешүчеләр аллеясенә нигезне Буадан Энҗе һәм Альберт Хәсәновлар салды. Район ЗАГС бүлегендә никахларын рәсми теркәгәннән соң алар биредә бергәләп гаиләләренең һәм аллеянең беренче агачын – чыршы утырттылар.

 


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Ял үзәгендә үткәрелгән этносоциологик тикшеренүдә авыл яшьләренең социаль-икътисади хәле һәм социаль кәефе турында белештеләр.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Авыл хужалыгында терлекчелек тармагы ел әйләсе бердәнбер акча кертү чыганагы булып тора. Технология таләпләрен төгәл үтәп, алдынгы алымнарны, фән казанышларын киң кулланып, кайбер хуҗалыклар сөт, ит җитештерүне, малларның баш санын арттыруга баралар.

Районда татлы тамыр уңышын җыю дәвам итә.

Районда яшелләндерү акциясе дәвам итә. Шәһәрнең үзәк паркында гаиләләр аллеяләре барлыкка килә башлады.

“Арктика” спорт мәктәбендә балаларны дүрт яшьтән башлап тимераякта шуарга өйрәтәләр. Бу балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә өстәмә белем бирү программасы нигезендә эшләнә. 

 

 50 “пилот” мәктәбеннән җыелган активистлар белән бергә Кыят урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Полина Тихонова, җиденче сыйныфтан Надя Ярхунова һәм педагог-оештыручы Ф. Прохорова дүрт көн барган слетта ТРның телевидениене, киноны һәм визуаль сәнгатьне үстерү Үзәге директоры, РФ журналистлары берлеге әгъзасы Павел Косов, Казан дәүләт сәнгать институтының кино һәм телевидение факультеты деканы урынбасары, драматург Антон Шутов, “Включайся” (“Россия 24”) телепрограммасының чыгаручы редакторлары Егор Зайцев һәм Максим Максимилюк һәм башкалар белән очраштылар. 

Беренче көнне нунчаки-кумитэда (нунчаки белән сугышу) – 25, икенче көнне шобу санбон кумитэда (гадәти сугышу. Алга таба –  кумитэ) 18 спортчы көчен сынады. Ике категория буенча да беренче урынны 8 яшьлекләр арасында 22 килограммга кадәр үлчәү категориясендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Данила Смирнов, 25 килограммнан югарырак үлчәүдә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Тимур Феклистов, икенче урынны 10-11 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов, өченчене шуннан ук  Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков яуладылар.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Тагын берничә көннән Россиядә сәламәт туклану көнен билгеләп үтәчәкләр. Гаять актуаль тема.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген шәһәрнең Ял үзәгендә Чакырылучы көне уздырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов бу чакырылышта районнан 50 дән күбрәк солдат китүен, Совет армиясе сафларында хезмәт итүдә булачак солдатларга таләпләрнең үсүен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International