Шушы көннәрдә мәдәни үсеш үзә-гендә “Чакырылучылар өчен хокук белеме мәктәбе” дигән чара узды. Аны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил белән берлектә оештырды.
Шушы көннәрдә шәһәрнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 1 номерлы мәктәбенең “Шатлык нуры” командасы “ТНВ” каналы үткәрүче “Тамчы-шоу” интерактив уенында җиңеп кайтты. Көндәшләре – Кукмара районы укучылары иде.
Хәзер салынган юллар, моннан 20 ел элек төзелгәннәреннән нык аерыла. Составы буенча. Юлчыларның күптән түгел узган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “асфальт ясау кухнясы” белән якыннан танышып кайттык.
Көз уртасында шәһәр территориясендә йөк төягән автомашиналар хәрәкәте аеруча тыгыз. Әрҗәсенә өеп салган чөгендерлеләр, аңлашыла, шикәр заводына бара, моннан тыш, шәхси йортларның һәр унынчысы каршында булмаса да, берәр, кайчакта икешәр “КамАЗ” тора. Бу – тормышыбыз муллыгы билгесе, әмма икенче яктан, нәкъ, йөк автомобильләре шәһәрдәге юлларны җимерүгә актив өлеш кертәләр дә. Җитмәсә, аларның капка төбендә басып торуы муниципаль районны төзекләндерү кагыйдәләренә дә каршы килә.
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу эшләре ахырына авышты.
Раил Садриев 50 яшенә 50 артист чакыру турында вәгъдәсен үтәде. Дүшәмбе һәм сишәмбе район мәдәният йорты сәхнәсе хуҗасы юбиляр үзе һәм җырчылар, юморчылар булдылар.
Район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, тагын берничә айдан ипотека буенча чиратта торучылар яңа квартиралар алачак.
Быел Ял үзәге район халкына кино күрсәтә башлады. Алдан ачык һавада үзәк паркта күрсәтелде, хәзер кино авыл клубларында “сәяхәт итә” башлады. Анда татарча кино күрсәтәләр.
Урамда – октябрь, синоптиклар инде беренче кар да вәгъдә итәләр. Бу вакытта автомобильчеләрнең үз “баш авыртуы” – җәйге резиналарны кайчан кышкыга аламаштырырга?
Быел районда беренче мәртәбә шактый зур күләмдә – 1572 гектарда көнбагыш үстерделәр. Хәзер аның уңышын җыю төгәлләнеп килә.