Киләсе елда Россиядә икенче һәм аннан соңгы баласын тудырган гаиләләргә ярдәм йөзеннән бирелүче “Ана капиталы” түли башлауга ун ел була. Программа гамәлгә кергәндә “капитал”ның күләме 250 мең сум иде. Әлеге сумма ел саен арттырыла килде һәм 2016 елда 453 мең сумга җитте.
Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән авыл мәдәният йортларына ял итәргә килүчеләр саны арта. Һәр чараның уңышы аны оештыручылардан тора. Аны исәп өчен генә дә, күңелдә калырлык булсын дип тә үткәреп була.
Буа районында 87 халык дружиначылары отряды гамәлдә. Узган җомгада шәһәр үзәк мәйданында аларга таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.
Күптән түгел республика сайтларында Казан федераль университетының IT-лицеенда укучыларга информатика һәм робот техникасы буенча дәресне Ева исемле робот-педагог бирүе хакында яздылар. Ул укучылар белән сөйләшкән, видеокамерасы ярдәмендә аларның тәртибен күзәткән.
Үткән атнада Буа дәүләт драма театры бинасына республиканың һәм Россиянең кайбер регионнарының театр сәнгате белгечләре, артистлар җыелды. Биредә “Буа театры Россиянең күпмилләтле театры контекстында: тарих, заман, перспективалар” дигән темага конференция узды.
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша. 25 октябрьгә ул барлык мәйданның 89 процентында җир өстенә чыгарылды.
Бүген иртәнге җидедә дүрт чакырылучы белән микроавтобус район хәрби комиссариаты яныннан Казанга юл алды.
Алар өчен шәһәрнең үзәк стадионында “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге Фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 100дән күбрәк 11 сыйныф укучысы үзләрен йөгерүдә, спорт снарядын ыргытуда сынадылар.
Футбол сезонын ябу кысаларында мини-футбол бәйгесе узды Буада узган шимбәдә. Анда өч команда – шәһәрдән “Олимп”, Ырыңгыдан – “Авангард” һәм ветехникум командасы катнашты. Беренче урынны “Олимп”, икенчене – ырыңгылылар алды.