ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

5 октябрьдә Россиядә Укытучы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Вконтакте,  Twitter, Facebook, Одноклассники и Instagram социаль челтәрләрендә «#любимыйучитель» бөтенроссия акциясе старт ала. 

Федераль программа буенча республикада барлыгы 34 “Ашыгыч ярдәм” станциясе тулыландырылачак. Шул исәптән Буа район дәваханәсенеке дә.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көненә багышланган традицион тантана бүген  Казанның “Корстон” комплексында узды

5 октябрьдә, 13 сәгатьтә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында бкалыларны шәхси сораулары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин кабул итә.

 

Йөз яшь көн дә тулмый, дип Иске Суыксу Выселкасы  авылы халкы Фәйрүзә әби Хәсәнҗанованың юбилеен зурлап, корбан сарыклары суеп, мәчеттә уздырды. Кунаклар арасында район җитәкчелеге дә, туганнар да, бергә гомер кичергән  авылдашлар да бар иде.

 

"Татарстан Республикасының ат хуҗалыгы һәм ат спорты федерациясе” җәмгыять оешмасы рәисе Васил Шәйхрәзиев җитәкчелегендә 1 октябрь көнне Арча районының Яңа Кырлай бистәсендә Ат көне үткәрелә. 

1 октябрь дә республикада “Агач утырту көне” үткәрелә. Тик буалылар бу көнне дә көтмичә бу изге эшкә керештеләр инде. Оешма-предприятиеләрдән үз участокларында агач утырту эшен “Буа элеваторы” хезмәткәрләре башлап җибәрделәр. Алар шәһәрнең Совет урамына 280 төп агач утырттылар.

 


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Район мәктәпләрендә укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының мәктәп этабы старт алды. Анда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар олимпиадаларның муниципаль турында катнашачаклар.

Ял үзәге “Кино авылга кайта” исеме астында авылларда фильмнар күрсәтә башлады. 

Халыкара Өлкәннәр бәйрәме кысаларында 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр буалы әби-бабайларга Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт адресы буенча Комплект сервис, Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 153 йорт адресы буенча “Дарина” чәчтарашханәләрендә  түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International