ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

23-25 сентябрь көннәрендә анда Татарстаннан дзюдо буенча беренче Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры, дзюдо һәм самбо буенча СССРның спорт остасы Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган унынчы “Спорт көрәшләре фестивале” узды.  

Ул моны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында яшь комбайнчылар арасында узган “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән сигезенче республика кокурсында раслады. 


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Традицион “Татарстан кроссы”нда быел шул кадәр буалы җитезлек сынады. Шәһәр үзәгендә старт алып берничә урамны колачлаган дистанциягә беренче булып 4-6 сыйныфлар укучылары чыкты. Аннан бер-бер артлы стартка  өлкәнрәк сыйныфларда белем алучылар, студентлар, оешма-предприятиеләр вәкилләре һәм спорт ветераннары басты.

Кичә имам-мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендәге төркем Буага кайтты. “Госман” мәчетендә хаҗиларның гаиләләре, дуслары, якыннары, өйлә намазына җыелып, аларны каршыладылар. Махсус әзерләнгән табында хаҗилар үзләренең кичерешләрен сөйләделәр, зәм-зәм сулары белән сыйладылар, бер-берсенә нәсыйхәтләр җиткерделәр. 


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Авылларның киләчәген белим дисәң, андагы балалар бакчасына, мәктәпкә  кереп чык.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Мамадышта 2001-2002 елларда туган ир балалар арасында Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча узган республика беренчелеге финалында буалы яшь футболчылар икенче урын яулады. 

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт “ЛУКОЙЛ” ПАО һәм “РИТЭК” җәмгыяте үткәргән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының 300 мең сумлык грантына лаек булды. 

Буалылар беренче генә тапкыр катнашкан үз эченә бассейнда йөзүне һәм йөгерүне алган әлеге бәйге Чуашстан Республикасының Комсомол районында узды. 

Узган уку елында шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе коллективы уңыш арты уңышка иреште – уку йорты Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелде. Алар әлеге рейтингта республиканың барлык шәһәр мәктәпләре арасында 55нче, ә гомуми (шәһәр һәм районныкыларын да кертеп) баскычта 58нче урынны билиләр. Моннан тыш, быел уку йортына гимназия статусы бирелде.

Бүген Үзәк паркта ветераннарның район Советы президиумы, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, агач-куаклар утыртты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International