Быел республикада Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Аның кысаларында район үзәк дәваханәсе базасында “Беренчел районара онко-гинекология кабинеты” проекты эшли башлады.Ул баш табиб Рөстәм Сәмәрханов инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Анда хатын-кызларны айга бер тапкыр җирле табиблар белән берлектә Республика онкология диспансерының гинекология бүлеге мөдире Андрей Панов кабул итә.
Туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу Күзби авылында туып-үскән галим, тел белгече Вахит Хаковның тууына 90 ел тулуга багышланды. Анда мәрхүм якташыбызның хатыны, 40 ел балаларга белем биргән Хөрия ханым, кызы, Казан энергетика институтының промышленность энергетикасы кафедрасы доценты Ләлә Әхмәтвәлиева, Америкада айти-технологияләр буенча инженер булып эшләүче улы Илдус, оныгы, филология фәннәре кандидаты Алсу Гобәйдуллина кайттылар. Очрашуда шулай ук район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин, “Коммуна” җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Вахит Хаковның укучысы Гөлнур Айзетуллова, укытучылар, укучылар катнаштылар. Алар күренекле якташыбызның тормыш юлы турында сөйләделәр, истәлекләрне барладылар. Якыннары укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Музейда Вахит агага багышланган экспозициягә өстәр өчен аның берничә шәхси әйберен дә алып кайтканнар. Аларны музей директоры Люция Әхмәтҗановага тапшырдылар. Кунаклар Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең сәнгатьне өйрәнү музеенда да булдылар.
Һәрвакыттагыча, бик әйбәт. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручысы Игорь Мамкин Гектор һәм Лаки кушаматлы этләре белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округының эзләү кинология хезмәтчелегенең эзләү-коткару расчетларының сертификация сынауларында сынатмады.
Сайлап алу бәйгесе 29 сентябрь-1 октябрь көннәрендә Яр Чаллыда узачак. “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Наил Минханов шәкерте Любовь Мануйлова анда катнашу хокукын Казанда 2000-2002 елларда һәм 1997-98 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан Беренчелегендә яулады.
Шәһәрдән Татар Буасы авылына яңа юл салына. Аны “Волгадорстрой” ЧҖҖ юлчылары төзи. 2 километр 200 метр озынлыктагы юл Комаров урамнары артындагы кырлар аша үтә.
Барлык түләүләрне кертер өчен хәзер элемтә бүлекчәсе, банклар бусагасын таптарга, озын чиратлар торырга кирәкми, өйдә берничә минут компьютер каршына утырсаң, шул җитә. Барлык төр ведомстволарга иң якын һәм тиз юл – ул дәүләт порталы аша.
Бүген шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе каршында иртүк ыгы-зыгы иде – биредә яшь инспекторлар катнашында “Игътибар, балалар!” бөтенроссия акциясе узды.
Сентябрьнең беренче декадасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сагы хезмәткәрләре тормыш иминлеге дәресләре укытучылары белән берлектә барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә “куркынычсызлык дәресе” үткәрделәр.
М. Вахитов исемендәге гимназиясендәге коррекция мәктәбе укучылары һәм уку йорты ашханәсендә азык әзерләгәндә куллану өчен сөт продуктлары белән пакетларны Яшел Үзән сөт комбинатының Буадагы комбинаты хезмәткәрләре китереп тапшырды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте барлык пенсионерларга, шул исәптән эшләүчеләргә дә киләсе елда гыйнвар аенда 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчалата компенсация түләячәк. Буада өстмәне 14900 пенсионер алачак.