ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

Моны Тәтештә узган зона этабында ачыкладылар. Район данын анда Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 13 укучыдан торган командасы яклады. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы алкогольнең һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше турында мәгълүмат бирүче гражданнарның акчалата бүләкләнүе турында кабат искә төшерә.

Алар моны “Юность” спорт мәктәбендә 2002-2003 елларда туган ир балалар һәм кызлар командалары арасында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларындагы ярышларның зона этабында расладылар.

Киче көне буе үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалына Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары агылды. 2 “А”, 2 “Б”, 3”А” сыйныфта белем алучылар катнашында биредә Бөтендөнья Сәламәтлек көне уңаеннан “Доктор Айболит”ны каршы алабыз” дигән чара уздырылды.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Киче район мәдәният йортында шул исемдәге проектның зона форумы узды. 


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Залдагы Буа медицина училищесының 1 курс студентларына шәһәр прокуроры ярдәмчесе Илшат Баһавеев наркотикларның зарары, аңа бәйле җинаять эшләре турында сөйләде.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь  һәм юл хуҗалыгы бүлегенең өлкән белгече Ранис Бәдретдинов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең Энергетиклар, Болын (калган өлешен) урамнарына яңа асфальт җәяләр. 


2
апрель, 2016 ел
шимбә

Аны кичә район мәдәният йортында Нурия Гайнуллова оештыруында үткәрелгән “Нәүрүз гүзәле” конкурсында ачыкладылар. 

Күргәзмәне алтынчы тапкыр инде Буада чигү осталыгы белән танылган Наилә Мансурова оештыра. 


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәрнең “АБВГДЕЙКа” бакчасына килүчеләрне “капка төбендә” ЮХИДИ хезмәткәрләре каршылады. “Игътибар, балалар!” акциясе кысаларында “Күренерлек бул” исемендәге профилактик чара барышында “Татарстан Республикасының БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева һәм район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны башкару буенча өлкән инспекторы Александр Маляшов  балаларга ут кайтаргыч стикерлар, ә әти-әниләргә аларны ябыштыруның мөһим икәнлеген аңлаткан буклетлар тараттылар һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International