ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Шәһәрдә автомобиль юлларын эзлекле төзекләндереләчәк.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 13 маенда Буа муниципаль районының барлык 34  белем бирү учреждениеләрендә   Халыкара Экологик белем бирү  көненә багышлап  “Бердәм экология дәресе“ үтте.

Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында “Җиңү җырлары” дип исемләнгән студентлар хорлары фестиваленең финал бәйрәме узды. Анда Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге хоры да чыгыш ясады.
16 майда, Халыкара музейлар көне уңаеннан Буаның туган якны өйрәнү музеенда 16дан 21 сәгатькәчә “Ачык ишекләр көне” уза. Сез кичке музейда якташыбыз, Чабаксар сәнгать мәктәбе укытучысы, Чуашстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Васил Заһретдиновның картиналары күргәзмәсен һәм Җиңүнең 70 елллыгына карата видеоматериаллар белән экспозицияне карый аласыз. Керү түләүсез.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”  хезмәткәрләре “Преодоление”клубы әгъзалары һәм аларның ата – аналары өчен халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.
Буа муниципаль район башкарма комитеты 8дән 12 яшькәчә кызлар арасында “Мисс Яз” матурлык балы уздырды. Анда катнашучылар дефиле, иҗади сәләтләрен, визит карточкаларын күрсәттеләр.
Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, “Минем команда” фотографияләр, иң яхшы лагерьга конкурслар узды.
Хәзерге вакытта шәһәрнең Напольная урамында Ёфремовтан алып "Резеда" ресторанына кадәр арада юл бүлеп алынган. Әлеге участокта  Водоканал җәмгыяте  җирне казып су торбалары сузалар.Шул сәбәпле бу урыннан ягулык салу станциясенә узып булмый.
Казань-Ульяновск трассасында, Буа шәһәренең Әйләнеч юлында Камышинка янындагы  боҗрадан алып Васильевка бистәсен чыкканчы яктырткычлар белән баганалар утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International