ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесе аша алып барылучы “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында гимназиябезнең  “Зөһрә йолдыз” командасы Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе командасы белән зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашты һәм җиңү яулап кайтты.
Ефремов урамында, элеккге СПТУ бинасы белән янәшәдә бүгенге көндә җирне казып фундамент сала башладылар. Бу урында өч катлы, 18 квартиралы торак йорт булачак.  Аны салуны “ПМК-5” җәмгыяте алып бара. Яңа төзелгән йортта бер, ике, өч бүлмәле квартиралар ясау планлаштырыла.
Буада, шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиясе һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе базаларында 12 майда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы узды. Анда барлык мәктәпләрдән 499 тугызынчыны тәмамлаучы катнашты. Алдан әйтелгәнчә, укучылар тестлаштыруга металл эзләгеч җайланма аша үткәрелделәр, ә төп процесс офф-лайн режимдагы күзәтү астында узды. Тестлаштыру нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Шафранов урамының Космовскийдан алып Р. Люксембургка кадәр өлешендә, ниһаять, яңа юл булачак. Казанның “Волгодорстрой” җәмгыяте юлчылары бу участокта  юл салуга керештеләр. Бүгенге көндә җәмгыятьнең техникасы  иске асфальтны кырып алу белән мәшгуль. Сүз уңаеннан, Шафрановның бу өлешендә автомобиль юлы  нык җимерелгән иде.
Ветеринария техникумының “Ветеринария” бүлекчәсе студенты Камил Саппаров һәм “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” бүлекчәсендә белем алучы Илнур Исмәгыйлев икътисад дисциплиналары укытучысы Алсу Уразаева җитәкчелегендә эшләгән “Җәннәт-кош” (“Рай-птица”) бизнес-проектларын Мәскәүдә якладылар һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Җиңү көне! Аллага шөкер, көтеп җиткердек, дигәндәй, ветераннарга ниндидер тылсымлы көч иңде, сыннары тураеп, чирләрен “оныттылар”. Толлар, ятимнәрнең яралары тагын кузгалды, фронт өчен икмәк иккән җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә апалар, бер тапкыр да ату тавышы ишетмәгән балалар, 70 ел тыныч яшәгән буын бер мәйданга җыелды. Җиңү – кемгә язмыш, кемгә – канәферләр белән һәйкәлләр, зәңгәр күктә ак күгәрченнәр, бабай костюмындагы орден-медальләр. Әмма ул һәркем өчен уртак һәм бик кадерле... Җиңүнең 70 еллыгын буалылар иң тансык бәйрәм итеп көтте.
1997 елда туган һәм аннан яшьрәк ир балалар һәм кызлар арасында узган әлеге бәйгедә Адав-Толымбай, Кыят, Фролово, Буа, Апас командаларыннан 60тан күбрәк спортчы көч сынады.
15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасындагы әлеге бәйге Казанда узды. Буа көрәшчеләре аннан өч өченче урын алып кайттылар.
Янгын частена шәһәрнең Бебель урамында сарай яну турында беренче хәбәр төнге 3 сәгать 59 минутта килеп иреште. Санаулы минутлар эчендә бәла булган урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны тиз йөгәнләделәр, аның таралуына юл куймадылар. Янгын нәтиҗәсендә сарайга һәм мунча түбәсенә зыян килде.
“Байрак” газетасы редакциясенә өчпочмаклы хат алдык. Фронттан түгел. Аны шәһәрдән Гөлназ апа Латыйпова хат ташучы Лариса Никифоровны мактап җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International