ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Аяз Хәсәнов каратэ-Фудокан буенча Ульяновск өлкәсе беренчелеге һәм чемпионатында 16-17 яшьлекләр арасында беренче урын алды һәм көнчыгыш кара-каршы көрәшләре буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәде.
8 майга каршы төндә билгесез затлар шәһәрнең Космовский урамындагы “Сезам” кибетен бастылар.
Әрмән милләтле һәвәскәр композитор һәм җырчы Сергей Восканян Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап җыр язды.
Аның кысаларында шәһәрдә татар зиратында җирләнгән Дан орденының тулы кавалеры   Зыятдин Арусланов, 2010 елның 23 июнендә Смоленск шәһәреннән алып кайтып Килдураз зиратына  җирләнгән Хәбибулла Шиһаповны искә алу тантанасы узды. Геройларның каберләренә чәчәкләр салу тантанасында мәктәп укучылары да катнашты. Шулай ук аларның каберләре янында сугышчан кизү тору да оештырылды.

11
май, 2015 ел
дүшәмбе
9 май көнне республика башкаласында реконструкциядән соң Җиңү паркы кабат Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуында тантаналы ачылды. Республиканың 70 яшь пары анда һәйкәлгә чәчкләр һәм веноклар салдылар. Алар арасында Буа районының Кырык Садак авылыннан 2014 елның соңгы пары булып никахлашкан Инзилә һәм Рәсим Низамовлар да бар иде. Парлар барысы да туйлары көнендәге кебек ак кәләш һәм кияү егете күлмәкләреннән иделәр.
8 майда  15 сәгатьтә Ял үзәге каршында бөтенроссия иҗтимагый-сәяси  акциясе кысаларында шәһәр уку йортлары укучылары флешмобта катнаштылар. Һәр мәктәп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгыш әзерләгән.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
8.00 сәгатьтә Шәһәр урамнары буйлап укучылар һәм студентлар катнашында бәйрәм эстафетасы;

8.30-9.00  Ветераннарның район хәрби комиссариаты янына җыелуы;

9.00-10.00 Р. Люксембург урамында хәрби комиссариттан алып үзәк мәйданга кадәр “тере” коридор ясау. Ветераннарны үзәк мәйданда каршы алу. Җиңү Парадын ачу. Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов котлавы. Яңа мемориаль корылманы тантаналы ачу. “Үлемсез полк“ Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси акциясе кысаларында укучыларның яу кырында һәлак булган, аннан кайткач үлгән якыннарының портретларын тотып мәйдан әйләнүе.

11.00 Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салу;

11.30 Үзәк мәйданда кыр кухнясы җәелдереләчәк. Сәхнәдә – концерт программасы.

15.00 “Арктика“ спорт мәктәбендә ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча районара турнир финалы;

19.00  Үзәк стадионда кичке бәйрәм концерты;

21.30  Бәйрәм фейервергы.

10 майда 10 сәгатьтә “Батыр“ спорт мәктәбендә ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча блиц-турнир.
Заһир Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Үзенең белемле булуын ул күптән түгел татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән өченче Халыкара олимпиадада раслады.

 Егет анда лауреат булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрыннан котлаулар кабул итте һәм фотоаппарат белән бүләкләнде. Укучының мондый уңышында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укучысы Эльмира Сәлахованың да өлеше зур.
Районның 24 мәктәбеннән килгән яшь инспекторлар бәйгенең 5 төрендә көч сынаштылар. Ярышларга старт бирелүгә аларның Бер өлеше юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан алучы инспектор Рамил Абянов, икенчеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынаучы инспектор Наил Гайнуллин янына йөгерделәр.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Байрак“ район газетасы редакциясе “Сугыш минем хәтердә...” конкурс-акциясе игълан иткән иде. Анда иллеләп газета укучыбыз катнашты. Редакция почтасына сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган ветераннардан да, толлардан да, сугыш чоры балаларыннан да хатлар алынды. Редколлегия Кайбыч авылыннан Мәсгудә Хәсәнованың “Тормыш кадрлары“, Буадан Рәшит Долговның “Тәмугта“ булдым сыман“, Немчиновка авылыннан Мария Стратонованың “Оныту мөмкин түгел“ мәкаләләрен иң эчтәлекле һәм гыйбрәтле язылган дип тапты. Калган хатларны күз яшьләрсез уку мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International