ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен белүгә зачет алырга кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе Җәмәгатьчелек палатасының куркынычсызлык буенча комиссиясе рәисе Антон Цветков.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе  буенча агымдагы елның 24 мартында 15 сәгать 30 минутта район Советының киңәшмә залында Татарстан Республикасының Икътисади министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләте, Татарстан Республикасының  сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрләр субъектлары белән очраша.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан буенча идарәсе инициативасы белән “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” акциясе башлана.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керүенә март аенда 1 ел тула. Дәүләт дәрәҗәсендәге бу вакыйга уңаеннан 18 мартта Казанда “Без бергә” шигаре астында зур концерт оештырылачак.

13
март, 2015 ел
җомга
Буада “Сәләт” яшьләр хәрәкәте җитәкчеләре мәктәп клублары оештыру буенча өч көнлек семинар үткәрделәр. Шәһәрнең лицей-интернатында узган әлеге чарага республиканың тугыз районыннан актив һәм талантлы яшьләр җыелды.
Гомерем буе туган авылым, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып яшәдем. Сугыштан соңгы елларда колхозыбызның, аның бе-лән бергә авылның да авыр һәм тырыш хез-мәт бәрабәренә ныгып аякка басуын күреп үс-кәнгә, үзем дә шунда тир түккәнгәдер,  күрәсең.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Быел республикада парк һәм скверларны тәртипкә китерүгә көчне дә, акчаны да җәлләмәячәкләр. Зур тарихлы, әмма бүген шактый ташландык хәлдәге яшел зоналар яңа сулыш алачак. Халык үз итеп өлгергән ял үзәкләренә өр-яңалары да өстәләчәк. Республика бюджетыннан бу максатларга 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук спонсорлар да әлеге социаль проектка битараф калмас дип өметләнәләр.
Хәзерге вакытта Татарстанда язгы ташуга әзерлек тулы көченә бара. Бу аңлашыла да: язның иртә килүе сәбәпле, ташу да башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланырга мөмкин.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 17 яшь иде. Бу тетрәндергеч хәбәрне колхоз кырында эшләгәндә җиткерделәр. Бик авыр булды, ә күбесе ирләрен сугышка алачаклар дип елап җибәрделәр.
Әлфия апаның бүген ниләр кичерүен беләсең килсә, шигырьләр дәфтәрен генә алып кара. Чүплек янында яткан өзелгән яраннар да, таң атканда күке кычкырса да, ерактагы балаларын сагынганда да күңелгә шигырь юллары килә. Бер елдан бирле шулай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International