ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Укучылардан 3-23-60 телефон номеры буенча билгеләнгән тема буенча мәгълүмат туплауга  заявкалар да кабул ителә.
“Авангард” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Ак Барс” Холдинг компаниясенә кергән хуҗалыклар арасында алдынгы һәм тотрыклы яшәүчеләрнең берсе.
Татарстан полицейскийларының 8 айлык “башваткычы” чишелде – узган елның августыннан бирле районнардагы авыл Советлары биналарыннан офис техникасын урлаучыларның шәхесе билгеле. Каракларны Чирмешән районында тоткарладылар. Самара егетләре өстендә 22 җинаять.
Хәзер юлда автомобильләр хәрәкәтен ЮХИДИ инспекторларыннан тыш, тизлекне төшерүче “әрҗәләр”дә, видеотеркәгечләр дә контрольли. Кагыйдә белән дус булмаучылар штрафларны “чүпли” генә.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап районда ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшыралар.
Идел аръягы прокуратура хезмәткәрләренең “Кызыл ромашка” иҗат бәйгесе район мәдәният йортында узды.

7
март, 2015 ел
шимбә
Бүген шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең коррекция сыйныфы укучылары 8 март бәйрәме уңаеннан әниләрен котладылар.
Алар ...дәваханәдә очраштылар. Дилбәрнең авыр хаста әнисенең көннән-көн “сүнүен” күреп, җанын кая куярга белмәгән вакытлары иде. Коридорда таныш булмаган ир-ат белән сөйләшеп киттеләр. Инвалид коляскасына утырган яңа танышының сүзләре йөрәгенең иң яшерен почмакларына үтеп керде...

“Кадерлеләребез! Сез тормышыбызның җылы кояшы, иң гүзәл чәчәкләребез, иң сөекле, мөлаем затларыбыз! Сез назлы да, сөйкемле дә, ә кирәк чакта көчле рухлы, кыя кебек горур да була беләсез!

6
март, 2015 ел
җомга
8 Март – Хатын-кызлар бәйрәме җитә. Бу көннәрдә ир-ат халкы ыгы-зыгы килә. Әниеңнең, хатыныңның, кызыңның, апа-сеңелеңнең күңелен күрерлек бүләк сайлау уен эшмени? Азрак серне ачып, ир-егетләрдән нинди бүләкләр әзерләүләрен сораштырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International