ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Район үзәк дәваханәсен Идел аръягындагы тиңдәш медицина учреждениеләре арасында ямаш шешне иртә стадиядә ачыклау үзәге дисәк тә, ялгыш булмас.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Билгеле булганча, 2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. “Халык инвентаризациясе” акциясенең чираттагы этабы да нәкъ менә шуңа багышланган булачак. Бу юлы халык паркларның торышын контрольгә алыр һәм агач-куакларның законсыз киселешенә каршы көрәшер, дип уйланыла.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Буа шәһәренең 10 сыйныф укучылары өчен традицион “Ачык ишекләр” көне үтте.
30.01.15 г. Боерган авылы китпханәсенә Төркиядән кешеләр килде.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
СИГЕЗ ШТРАФ ТҮЛӘМӘҮЧЕНЕ тоткарладылар узган атнада район ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында район җитәкчелеге авыл җирлекләре башлыклары һәм шәхси хуҗалыкларда кулланудан артып калган сөтне җыю-чылар белән очрашты. Сөйлә-шү продукциягә бәяне арттыру турында барды. Дөресрәге, сөт җыючылар алдына аның бер литры өчен 17 сумнан ким түләмәү бурычы куелды.
“Батыр” спорт мәктәбендә 1997 елда туган һәм аннан яшьрәк ир балалар арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча бәйге узды. Анда беренчелекне, һәрвакыттагыча, Иске Суыксу көрәшчеләре яулады. Икенчедә – Буа, өченчедә Иске Тинчәле командалары.
Якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов районга бүләк иткән китаплардан бер кечкенә китапханә ачып булыр иде. Тарихи, әдәби, сәяси, социаль һәм башка бик күп темаларны яктырткан әдәбиятны олысы-кечесе бик сөенеп укый.
Банк кредитлары ипи, сөт кебек тормышыбызга керде. Әллә ничә нульле суммада әҗәт алуны бернигә дә санамыйбыз. Әмма бурычны түлисе бар бит әле. Бүген, кредит ставкалары үскәндә, моның белән бәйле сораулар бермә-бер арта. Шәһәрдәге банклар вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү әнә шушы кредит алу-бирү мәшәкатенә багышланды.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 гыйнварда Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International