ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле сайтны укучыларыбыз! Алдагы саннарда сезнең медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сорауларыгызга район үзәк дәваханәсе поликлиникасы мөдире Наилә Гыймадиеваның җавап бирүен оештырдык. Бу юлы сездән килгән сорауларга район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм СӘМӘРХАНОВ җавапларын тәкъдим итәбез.
Бөтен дөньяда инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Кызганычка каршы, медицина телендә “1 номерлы үтерүче” дип аталучы чир безнең районны да читләтеп узмый. Узган елларда ул яшь кешеләрне дә аямады, быелгы пациентларның барысы да диярлек – 55 яшьтән узган өлкәннәр.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Буалылар быел да Свердловск өлкәсенең Елань хәрби частенда солдатлар янында кунакта булдылар.
Район хуҗалыкларында кышлату чоры. Моңа һәрберсе тулы әзерлек белән керде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Иске Суыксу авылындагысына шушы көннәрдә ноутбок, проектор, китап стеллажлары кайтартылды. Җирлекара үзәк китапханә директоры Раил Вәлиев әйтүенчә, районда тиздән “Китап кафесы” федераль проекты да эшли башларга тиеш. Аның нигезендә барлык шәһәр һәм авыл китапханәләрендә китаплар сатылачак.
Баксаң, ызандаш күрше Башкортостанда Агыйдел генә түгел, Караидел елгасы да ага.
Иделләрнең “агы” аны Татарстан белән бүлеп тора, “карасы” төньягындарак урнашкан.
“Вираж” ябык акционерлык җәмгыятендә “тырышам, булдырам” принцибы белән эшләүчеләр генә урнашып кала ала. Күрше Ульяновск өлкәсеннән туган ягына кайткан Тәүфикъ Хөсәенов нәкъ шундыйлардан.
Мәдәният елы суд хезмәткәрләрен дә сәхнәгә чыгарды. “Фемида – алиһәләр бердәмлегендә” дип аталучы конкурста федераль һәм җәмәгать судьялары, судлар аппараты хезмәткәрләре осталык сыныйлар. Буа суды аның Яшел Үзән шәһәрендә узган зона этабында сигез район арасында икенче урын алып, финалга чыкты.
Узган атна ахырында Буа ветеринария техникумында кичәге чыгарылыш Иван Никитин призларына гер күтәрү буенча беренче ачык турнир үтте. Ул күп санлы кунакларны, иң көчле гер күтәрүчеләрне җыйды.
Буалылар күршеләрне үз итә, алар белән дуслык җепләрен ныгыта. Шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсенең Дмитровград шәһәрендәге – төбәктә бердәнбер эшләп килүче – 22нче татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбенең 10 еллык юбилеенда булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International