ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Елдан-ел яңа уку елы алдыннан аз керемле гаиләдәге балалар өчен ”Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен үткәрү яхшы гадәткә кереп бара.
Корылык аркасында күпчелек бакчаларда бәрәңге сабагы июль ахыры-август башында ук корыды. Шуңа халык “икенче икмәк”не гадәттәгедән иртәрәк алырга кереште. Яңгырларга кадәр күпчелек бакчалар бушап та калды. Уңышның кайда ничек чыгуын районның төрле авылларына шалтыратып белештек.
  2014 елның 28 августында Буа муниципаль районында беренче тапкыр район башлыгы А.К.Айзетулловның иң яхшы гаиләләр белән тантаналы очрашуы узды.
Татарстанда быел тимер юлда сигез юл-транспорт һәлакәте булды. Фаҗигаләрнең барысында да тыючы светофор сигналына карамастан тимер юлны аркылы чыгучы йөртүчеләр гаепле.
Шушы көннәрдә генә күп буалыларга  үзәк дәваханәнең баш табибы, мактаулы хирург буларак таныш Нил Фәйзетдиновка “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
УЗГАН АТНАДА район авылларының берсендә ике ир-атның ызгышы берсенең үлеме белән очланды. Районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек М. үз өендә башланган кәеф-сафа коруны дәвам итәр өчен төнлә авылдашы Г. янына бара. Икәүләшеп аракы эчкәннән соң, кунак тагын эчемлек таләп итә. Моңа җавап итеп хуҗа шешәдәшенең аркасына, кулларына, башына агач борыс  белән суга. Башына балта белән  дә бирә һәм бу хакта полициягә үзе хәбәр итә. Г.га карата җинаять эше кузгатылды, ул сак астына алынды.
ШӘҺӘРНЕҢ КОСМОВСКИЙ ҺӘМ ГАГАРИН УРАМНАРЫ КИСЕЛЕШЕНДӘ мопед һәм  әрҗәле “ГАЗель”  бәрелеште узган атнада.
Бу юлы Яшел Үзән районының Түбән Вязовые шәһәр тибындагы бистәсендәге “ИК-5” федераль казна учреждениесенәбүләк ясады.Алар 1235тән күбрәк данәдә төрле журналлар, татар, рус, чуаш телләрендә матур әдәбият тапшырдылар.
Тәтеш шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары районара шашка һәм шахмат  ярышлары оештырдылар шушы көннәрдә.
1 сентябрь көнне  4815 баланы белем иленә чакырып кыңгырау яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International