ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Район хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә ул барлык мәйданның 18 процентында башкарылган. Уҗым культураларының 78, күпьеллык үләннәрнең 94, туңга сөрелгән һәм пар җирләренең 72 процентында тырмалау үткәрелгән. Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән һәм бүгенге көнгә чәчүне барлык мәйданның 36 процентында төгәлләгән  “Авангард” агрофирмасында эш барышы белән урында танышып кайттык.
Әле үзебезнең түтәлләрдә яшелчәләр орлыклары туфракка күмелмәгән дә, ә аларның теплицаларда үскән “туганнары” белән кибет киштә-ләре сыгылып тора. Иртә яшелчәләрнең бер начар ягы бар, аларда нитрат микъдары еш кына норманы узган була. Куркынычсызрагын ничек сайлап алырга соң?

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 23 апрелендә   Буа шәһәренең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Преодоление» һәм «Подросток» клубы әгъзалары  Казан шәһәренең тарихи урыннарына сәяхәт  кылдылар.
“БУА ПРИНЦЕССАСЫ-2014” шәһәр матурлык һәм талантлылык конкурсы үтә 25 апрельдә 18 сәгатьтә район мәдәният сараенда.
ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕЛӘР АРАСЫНДА Ислам нигезләре буенча район конкурсы уздырыла
Иске Мәртле авылында яшәүче Анна Кузьминага йөз яшь дигәнгә ышанасы да килми. Әбекәй әле йорт эшләрен дә ташламаган: бакчадагы кыяр-помидорны күздән ычкындырмый, кечкенә генә участогында бәрәңгесен үзе карый.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
“УЫЛДЫК ЧӘЧҮ-2014” ПРОФИЛАКТИК ОПЕРАЦИЯСЕ кысаларында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрлә-ре, “Зөя буйлары” комплекслы табигать тыюлыгы инспекторлары браконьерлык очракларын кисәтү өчен су буйларына рейдлар үткәрәләр. 
Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына багышлап инде традициягә әверелгән “Ватандашлар рәхмәте” социаль акциясе старт алды.
Республикада, шул исәптән районда да 15 майга кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде.
БУАНЫҢ ИР-ЕГЕТЛӘР КОМАНДАСЫ мини-футбол буенча Татарстан чемпионаты финалына чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International