ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Янтуган авылында гомер кичерүче Сания апа Фәизовага 90 яшь тулды.
Аны муниципаль район башлыгы Азат Айзатуллов һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре өенә барып котладылар.
Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан буенча идарәсе инициативасы белән “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” акциясе бара.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
“ОРВИ” һәм “ОРЗ”  диагнозы белән  үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны узган атна ахырында  икеләтә артты.

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта реабилитация бүлмәсе ачылды

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт (2 кат) адресы буенча) 21  март көнне 8дән 16 сәгатькәчә халыкка шәхси сораулары буенча юристлар тарафыннан түләүсез юридик консультация бирү оештырыла. 

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Язны барысы да ярата. Ә менә язгы юллар барысына да ошамый. Бигрәк тә автомобиль йөртүчеләргә. Быел кыш кар аз булгач, көннәр тиз җылыткач юллардагы “рельслар” озак тормады, ә менә чокырлар калды. Редакция автомобилендә урамнарны махсус әйләнеп чыгып, автомобиль узу өчен иң уңайсыз урыннарны барладык.
Чормада тузан җыеп яткан гитара, гармуннар, хәтта гөслә дә эшкә китте, аннары балалайкалар тавышы кушылды –  Чуаш Киштәге мәдәният йорты каршында халык  уен кораллары оркестры оешты.
Районда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча бурычы 60 мең сумнан күбәеп китүчеләр дә бар. Чираттагы рейд барышында район полиция бүлегенең берничә подразделениесе хезмәткәрләре явызларча түләмәүчеләрне ауладылар.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында Кырым халкына ярдәм күрсәтү йөзеннән акча средстволары җыю башланды.
Районда бүгенге көндә 62 фермер хуҗалыгы  карамагында 22 мең гектар сөрү җире исәпләнә. Бу гомуми мәйданның 23 процентын тәшкил итә. Анда чәчү эшләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бармы? Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендә бер төркем белгечләр берничә кустта фермерлар белән очрашып-аралашып, шуны ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International