ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Шимбә көнне шәһәрнең үзәк паркында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Халык җырлап-биеп, мул табын артында сыйланып, кышны озатты, язны каршы алды.
Буа ветеринария техникумында укучы егетләр төркемдәшләре арасында уздырылган хәрби-спорт бәйгесендә киләчәктә чын Ватан сакчылары булырга әзер икәнлекләрен расладылар. 
22 март көнне 12 сәгатьтә шәһәрнең үзәк паркында бергәләп Кышны озаттык, Нәүрүзбикәне каршы алдык.

22
март, 2014 ел
шимбә
Ике-өч ел элек яңа спорт төре буларак килеп кергән бадминтон  көннән-көн популярлаша бара. Зур чыгымнар, күп кешелек командалар таләп итмәгән бу уенны мәктәпләрдә дә,  оешма-предприятиеләрдә дә уйныйлар.
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Районда кох таякчыклары белән зарарлануның торышына ачыклык күртүен үтенеп дәваханә фтизиаторы Сания Вәлиевага мөрәҗәгать иттек
Республикада “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы кысаларында “Бала – төп пассажир” акциясе бара.

21
март, 2014 ел
җомга
Нәүрүз бәйрәме алдыннан район мәдәният сараенда Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен саклауны, яшьләргә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге бәйгедә төп таләп - катнашучылар саф татар телендә сөйләргә, татар милли киемендә чыгыш ясарга тиешләр.
Начар һава торышы шартларында куркынычсыз тизлекне сакламау, автомобиль көпчәкләрен кышкы шиналар белән җиһазландырмау турыдан-туры һәлакәткә илтә.
29 март көнне Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе, Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте, “Зәкәт” хәйрия фонды, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Буа  җирле бүлекчәсе тарафыннан мәктәп балалары арасында “Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормыш юлы һәм эшчәнлеге” дигән темага бәйге - викторина үткәрелә. 
Яхшылык эшләгән кешене бөтен дөньяга танытасы килә. Инде озак еллардан бирле туган Иске Тинчәле мәктәбе турында кайгыртучы Мөбарәк абый Мусин кебекләрне бигрәк тә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International