ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга
Дилә кечкенәдән атлар яратты.  Алты яшьлек чагында ук ял итәргә яткан ияр-йөгәнсез бахбайлар өстенә курыкмыйча утырды. Тегеләре торып кузгалып киткәч, ялларына ябышып, рәхәтләнеп “биектә” йөри иде.
Иске Суыксу авылында яшәүче Рокыя Шиһапова  һәр иртән ахирәте Солтания Сабирҗанованың телефоннан шалтырату тавышына уяна. Тегесе “Исәнме, исән-сау тордыңмы, дустым” – дип хәл белешә.
Әлки мәдәният йортында курчак театры барлыгын белүчеләр бармы икән? Менә шушы коллектив күптән түгел балалар-яшүсмерләр һәвәскәр һәм курчак театры коллективларының “Иделкәем” республика смотр-конкурсының зона этабында  Дипломга ия булды.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Буа музеенда туган якны өйрәнү тарихы буенча семинар уткәрелде. 26.02.2014 югары класс укучылары арасында “Каганович колхозының танылган кешеләре Гарипов Фатих –Татар АССР ның селекция белгече.” темасына дәрес-лекция  уткәрелде.
28.02.2014 Буа муниципаль район башлыгы Азат Касыйм улы Айзатуллов катнашында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатларның гаиләләренә үлү турында рәсми документ тапшырылды.
28.02.2014 Буа туган якны өйрәнү музеенда татар рәссамы, скульпторы Б.Урманчының 117-еллыгы уңаеннан, аның шәкерте Зәки Мөхәмәтшинның сәнгать әсәрләрен тәкдим итү күргәзмәсе оештырылды.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Буада Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов булып китте. Аның максаты – районның тарих укытучылары күз алдында Бөек Ватан сугышы чынбарлыгын документларга таянып яңадан бастыру һәм алар аша моны укучыларга да ирештерү иде. Шулай ук тарихчы тагын бер изге миссия башкарды – хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларына, якыннарына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында кыйммәтле  мәгълүматлар тапшырды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелүче бу акция “Хәтер маршы” исемен йөртә.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
“Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дигән исем астындагы II республикакүләм фәнни – гамәли конференция кунакларының очрашу урыны - шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе булды.

28
февраль, 2014 ел
җомга
Югары Лашчы урта мәктәбе спортчылары мәктәпләр укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча беренче спартакиаданың зона этабында җиңү яуладылар.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Буа ветеринария техникумында республиканың наркоконтроль хезмәтчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында зона семинары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International