ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 24 ноябреннән 16 декабренә кадәр комплаенс һәм коррупциягә каршы тору буенча видеороликлар конкурсы игълан ителде. Анда югары уку йортлары студентлары һәм Татарстан Республикасының 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала.

Татарстанда "Беренчеләр Хәрәкәте"нең төбәк бүлеге «Беренче Советының " рәисен сайлыйлар. Җиңүче муниципаль лидерлар командасы белән бергә республикада балалар хәрәкәтен үстерәчәк һәм аны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.

Бердәм тавыш бирү көне Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә 2 декабрьдә узачак.

 


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия почтасы төп почта һөнәрләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын 115 000 хезмәткәр - почта бүлекчәләре операторларына, почтальоннарга, машина йөртүчеләргә, сортировщикларга һәм курьерларга, шул исәптән Татарстан Республикасында да, күтәрде. Агымдагы елда хезмәт хакын арттыруга компания инвестицияләре күләме 2,9 млрд сумга якын тәшкил итте.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 27 ноябре кичендә, 28 ноябре төнендә һәм көндез урыны белән томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә. Киңәш итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр  кичүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара  бүлеге пенсия, хастаханә кәгазе, дәвалануга, укытуга, торакны сатып алуга салым ташламалары исәп-хисабы рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез-конвертлардагы хезмәт хакына риза булмагыз!

Татарстан Росреестры яңа төзелешләрдә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Нинди сораулар ешрак консультациягә шалтыратучыларны һәм аларга җавапларны кызыксындырды - "Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез" дигән традицион сәхифәдә.

Имзаладым һәм төзүчедә кабул итү-тапшыру акты алдым, тик Дәүләт хезмәтләрендә фатирга милек турындагы мәгълүмат чагылдырылмый? Нишләргә?

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 30 ноябрендә сәгать 10дан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырырга планлаштыра. Халыкны Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.

"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат

Быел 2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләү Федераль казначылыкның Бердәм счеты аша гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан түләүләр белән Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе шөгыльләнә.

Шуңа бәйле рәвештә күп кенә компанияләрдә һәм индивидуаль эшкуарларда сораулар туа:


26
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

Атмосфера фронты узу сәбәпле, 2023 елның 26 ноябрендә көн дәвамында һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә явым-төшем һәм томан вакытында 500 м һәм аннан да азрак  аралыкта күз күреме  начарлануы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International