2023 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән бозлы яңгыр;
- төнлә һәм көндез томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
Мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысаларында укыту семинарлары белем бирү учреждениеләре мәйданчыкларында, ә ерак районнардан килгән йөз укучы өчен «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган «Иртәгә яшәр өчен бүген бел!» акциясе кысаларында «Форпост» үзәге хезмәткәрләре ВИЧ/СПИД турында мәгълүмат һәм аның профилактикасы турында белешмә таратты.
Яңа бина Р.Люксембург һәм Кызыл Армия урамнары киселешендә төзеләчәк һәм дөньякүләм танылган рәссам Бакый Урманче исемен йөртәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә:
- кичен, төнлә һәм иртән буран, күз күреме 1000 м га кадәр начарая һәм секундына 15-18 м/с көчәйгән көчле җил;
- төнлә көчле кар, юеш кар;
- Төнлә һәм көндез бозлавык, юеш кар, юлларда кар боткасы һәм көчле бозлавык.
Комплекслы үзәк белгече, социаль хезмәтләр алучылар өчен, «Иң кызыклы балалар язучысы - Н.Н.Носов» темасына сыйныф сәгате үткәрде.
2019 елның 1 июленнән товарлар сатучы һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисаплар вакытында касса аппаратларын кулланырга һәм касса чеклары бирергә тиеш. Чексыз сатып алырга ризалашмагыз.
«Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин белән очрашу узачак. Гаилә кыйммәтләрен саклау, сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшләүче профильле комерцияле булмаган оешма җитәкчеләре, вәкилләре чакырыла. Очрашу 2023 елның 28 ноябрендә 15.00 сәгатьтә
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, иртән, көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -15..-18˚.
Көндез һаваның максималь температурасы -4..-9, территориянең төньягында -12 кадәр.
Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 22 ноябре кичендә, 23 ноябре төнендә һәм көндез 15-18 м/с тизлектә көчле җил, буран, юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык көтелә.
2023 елның 22 ноябре кичендә, 23 ноябре төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә; төнлә һәм иртән көчле җил 15-18 м/с.