ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанның баш салым белгече  республика бизнесына предприятиеләрдә күчмә салым тикшерүләреннән ничек качарга кирәклеген аңлатты.

"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Көннең икенче яртысында һәм 11 июль кичендә, 2023 елның 12 июлендә төнлә, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, җилнең тизлеге 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчәйүе көтелә.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Мурманск өлкәсе, Коми Республикасы территориясендә кош гриппы ачыклануы турында хәбәр итәләр.

2023 елның 13 июлендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Тышкы базарларга чыгымнарны ничек киметергә» дигән темага вебинар үткәрәчәк.

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Буа шәһәре Ефремов урамы, 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов урамы, 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10 йорт, 2023 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бердәм «ачык ишекләр» көне үткәреләчәк

ТР Гидрометүзәге Татарстанда температура +37 градуска кадәр күтәрелү сәбәпле давыл турында кисәтү игълан итте. 11 июльдә республиканың көнчыгыш районнарында да эссе һава торышы сакланачак.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Буа районы масштаблы Бөтенроссия «Кыр көне-2023»нең бер өлеше иде. «Киятское» ААҖ басуларында «Орлыкчылык һәм сортлы технологияләр-тотрыклы һәм югары уңыш нигезе» дигән фәнни – җитештерү семинары узды. Пенза, Ульяновск, Татарстан шәһәрләреннән 40 эксперт килде.


8
июль, 2023 ел
шимбә

Буа районында яшәүче Елизавета Артемьева 105 яшен билгеләп үтте. Юбилей белән котларга зур гаилә  җыелды, кунакка район башлыгы Ранис Камартдинов та килде. Кунакларны Елизавета Николаевна үзенең 100 еллыгына үзе теккән күлмәктә каршы алды. Туганнары сүзләренчә,  ул 90 яшькә кадәр бәйләгән һәм  теккән һәм бу осталыкка оныкларын да өйрәткән.  Туган көнен билгеләүченең  ике баласы һәм өч оныгы бар.

Россия Федерациясендә I квартал нәтиҗәләре буенча  кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр саны  шәхси эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне исәпкә алмыйча 18,07 млн кеше тәшкил итә (шәхси эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне исәпкә алып 27,2 млн кеше).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International