Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, министрлыкка караган «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе 2023 елның 13 июненнән башлап «4,5%» яңа микрофинанс продуктын гамәлгә керткән. Гаризалар «Минем субсидияләрем» сервисында кабул ителә https://subsidiya.tatarstan.ru/landing.
Тулырак мәгълүматны Фондның микрофинанслау үзәгеннән Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча яки «кайнар линия» +7 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнарында эссе һава торышы аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты
"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән! Бәйрәмнең исемендә үк безнең һәрберебез өчен иң зур кыйммәтләр бар. Ярату һәм хөрмәт, якыннарны яклау һәм саклау, балаларны яхшы, игелекле кешеләр итеп тәрбияләргә тырышу бик мөһим. Һәр гаиләгә бәхет һәм озын гомер телим! Өлкән буын безнең өчен традицион кыйммәтләрне саклау үрнәге булсын, ә без бу хакыйкатьләрнең лаеклы варисы булсын!- дип язган Буа районы башлыгы социаль челтәрләрдә.
Турнир куркынычсыз хезмәт темасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, югары квалификацияле белгечләр өчен үз белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге булдыру, шулай ук һөнәрнең абруен арттыру максатыннан үткәрелә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан ГХАТ бүлегендә әлеге бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды. Юбилярларны һәм кунакларны «Объективта гаилә» акциясен үткәргән ветеринария техникумы студентлары каршы алды. Туган якны өйрәнү музее тарафыннан «Гаилә альбомын карап» фотокүргәзмәсе оештырыла.
Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең яшь натуралистлары «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында декабрист В.П.Ивашев исемендәге парктагы экологик сукмакка килделәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.
Буа районыннан мобилизацияләнгәннәр ике атналык ялга өйләренә кайттылар. Аларны капиталь ремонттан соң ачылган гына «Мирас» яшьләр үзәгенә, шул исәптән «Форпост» республика үзәге әгъзалары белән очрашуга чакырдылар.
Буа районында яшәүче Елизавета Артемьева 105 яшен билгеләп үтте. Юбилей белән котларга зур гаилә җыелды, кунакка район башлыгы Ранис Камартдинов та килде. Кунакларны Елизавета Николаевна үзенең 100 еллыгына үзе теккән күлмәктә каршы алды. Туганнары сүзләренчә, ул 90 яшькә кадәр бәйләгән һәм теккән һәм бу осталыкка оныкларын да өйрәткән. Туган көнен билгеләүченең ике баласы һәм өч оныгы бар.
Буа районында 2023 елның 22 маеннан 5 июненә кадәр коррупциягә каршы юнәлештәге район рәсемнәр конкурсы узды. Конкурсны оештыручылар - «Татмедиа» ААҖ филиалы белән берлектә Буа муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиясе.
Конкурска Буа муниципаль районы территориясендә яшәүче гражданнарның эшләре кабул ителде.
Социаль фондның кайбер балалар түләүләре ата-аналарның банктагы счётларына бер көндә- һәр айның өченче көнендә алдагы ай өчен күчерелә.
3 июльдә ата-аналарның кредит оешмаларындагы счетларына түбәндәге төр пособиеләр керәчәк: