Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мобилизацияләнгән Марсель Павловта булды. Хәрбиләрнең беренче агымында чакырылган сугышчы ялга кайткан. 7 мартта ир икенче тапкыр әти булды, хатыны улын Рамилне бүләк итте.
Коммерцияле булмаган оешмаларны төзегәндә, үзгәртеп корганда, бетергәндә дәүләт теркәве турында карар кабул итү, коммерцияле булмаган оешманың оештыру документларына үзгәрешләр кертү, юридик затларның бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы территориясендә коммерцияле булмаган оешмалар турында мәгълүмат (мәгълүматка үзгәрешләр кертү) кертү буенча дәүләт хезмәте Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан күрсәтелә.
2023 елның 24 мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән ел саен туберкулезга каршы Бөтендөнья көрәш көне үткәрелә. Әлеге чараның максаты - халыкка әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча планета халкының өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен туберкулез белән 10 млн. кеше авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы - балалар. Туберкулез элеккечә дөньядагы үлемнең төп 10 сәбәбе исәбенә керә. Татарстан Республикасында 2022 елда авыручылар саны 100 мең кешегә 25,0 (971 яңа очрак) тәшкил итте, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 6,8 %ка югарырак - 100 мең кешегә 23,4 (912 очрак). Татарстан Республикасында туберкулез белән авыру дәрәҗәсе уртача федератив күрсәткечтән 20,1 %ка түбәнрәк (Россия Федерациясе - 31,3) һәм Идел буе федераль округы буенча күрсәткечтән 19,1 %ка түбәнрәк (Идел буе федераль округы - 30,9). Республиканың 14 муниципаль районында туберкулез белән авыручылар республика күрсәткечләреннән югарырак (Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Теләче, Ютазы районнары).
Буа шәһәр прокуратурасы төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Буа муниципаль районының Бикмураз авылында "Миләшкәй" катнаш төрдәге балалар бакчасы янында күзәтү коесы урнашканлыгы ачыкланган. Шул ук вакытта люк капкачы агач такталардан эшләнгән, бу куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми.
2023 елның 24 мартында 15.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52, шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин кабул итәчәк.
Алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.
Буа районында видеоконференцэлемтә режимында Саха (Якутия) Республикасы Верхневилюйск районы администрациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан ягыннан район башлыгы Ранис Камартдинов үткәрде. Буа эшмәкәрләре үз проектларын тәкъдир иттеләр, алар арасында ярма, шикәр һәм он җитештерүчеләр дә бар иде.
Махсус техника, автомобильләр еш кына люкларга менәләр , ә кайчак ватып та куялар. Шулай ук еш кына, вакыт узу белән, кайчандыр люкларның нык капкачлары яраксыз хәлгә килә, бу аларны кичекмәстән алыштыруны таләп итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге Буа районында "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" гомумроссия наркотикларга каршы акциясен уздыру дәвам итә, дип искә төшерә.
2023 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 262 статьясына үзгәреш кертү турында» 2022 елның 05 декабрендәге 491-ФЗ номерлы Федераль закон белән календарь ел дәвамында файдаланылмаган өстәмә түләүле ял көннәренең гомуми саны чикләрендә рәттән егерме дүрт өстәмә түләүле ял көне куллану рөхсәт ителә, аларны алу хокукына әлеге календарь елда ата-аналарның берсе (опекун, попечитель) ия.
Буа районының Килдураз авылында балалар шифаханәсендә ремонт эшләре башланды. Капиталь ремонт вакытында бинаны заманча стандартларга кадәр яңартачаклар, хәзер объектта түбә, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырганнар, тиздән эшчеләр фасадны тышлатуга керешәчәкләр. Бу хакта үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте. Эш төркеме капиталь төзелеш һәм ремонт объектларында атна саен йөреп чыга.